ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2015 ел
чәршәмбе
7 майда Үзәк балалар китапханәсендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Сугыш урлаган балачак” дип исемләнгән батырлык дәресе булып узды. Әлеге дәрестә Ч.Т Айтматов исемендәге гимназиянең 6 сыйныф укучылары катнашты.
8 майда Мәмәшир авылы китапханәчесе Зөлфия Габдуллина, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән бергәлектә, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап сугыш һәм тыл ветераннары белән “Алар даны мәңгелек”исемле очрашу кичәсе үткәрде. Кичәдә мәктәп укучылары ярдәмендә концерт оештырылды. Ветераннарга котлау һәм рәхмәт сүзләре җиткерелде.
7 майда Мәмәшир авылы китапханәчесе Зөлфия Габдуллина балалар бакчасына йөрүче нәниләр өчен “Минем бабай – ветеран” исемле әңгәмә үткәрде. Балалар сугыш ветераннарына багышлап төзелгән альбом белән таныштылар. Әлеге әңгәмәнең масаты: балаларда патриотик хис тәрбияләү.

7 майда Березняк авылы китапханәчесе Гөлшат Сабирҗанова сугышта ятып калган авылдашлар хөрмәтенә багышланган митингта катнашты. Китапханәче, төрле яшьтәге мәктәп укучылары белән бергәлектә, ветераннар өчен әдәби – музыкаль монтаж әзерләде.
Әсән – Елга авылы китапханәчесе Әлфинә Нафикова, мәдәният хезмәткәрләре белән бергәлектә, “Сугыш чоры фаҗигасен онытмасын еллар” дип исемләнгән бәйрәм тантанасында катнашты. Әлеге чарада ветераннар өчен җыр-бию, нәфис сүз, шигырьләр уку оештырылган иде.

Манзарас авылы китапханәчесе Фирая Сабирова “Алсу гөлләр сезгә, ветераннар!”дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Әлеге кичәгә тыл ветераннары чакырылды. Мәктәп укучылары ветераннарга җыр-биюләр башкардылар. Әлеге чараның соңында һәйкәлгә чәчәкләр салынды.
Китапханәче Рузилә Тухбатуллина Трыш авылы китапханәсендә 1-4 нче сыйныф укучылары өчен Резеда Вәлиеваның 85 яшьлегенә карата “Минем дусларым” дип исемләнгән шигырь кичәсе үткәрде. Укучылар язучының иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштылар.
Трыш авылы китапханәчесе Рузилә Тухбатуллина, мәдәният хезмәткәрләре белән бергәлектә, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Алар даны мәңгелек” дигән әдәби музыкаль кичә үткәрде.
Күкшел авылы китапханәчесе Фирая Зарипова “Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең исемен бел!” дип исемләнгән митингта катнашты. Әлеге чарада җыр-бию, нәфис сүз, шигырьләр, изге теләкләр яңгырады.
7 майда Вахит авылы китапханәчесе Ландыш Рахимуллина, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән бергәлектә, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга багышланган һәйкәлне ачу тантанасында катнашты. “Хәтердә сез, һәлак булганнар, рәхмәт сезгә исән калганнар!” дип исемләнгән бәйрәм үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International