Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
ЯҢАЛЫКЛАР
24
апрель, 2015 ел
җомга
“Әдәпле булу серләре”
23 апрель көнне Каенсар авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучыларына “Әдәпле булу серләре”, “Тәмле сүз” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында укучылар әдәплелек төшенчәсе турында мәгълүмат алдылар, китаплар белән таныштылар.
Изге эшләр көне
Язге шәфкатьлелек атналыгы кысаларында, 24 апрель көнне “Атлант” клубы волонтерлары, педагоглар И. Петрова, О, Лаврентьева җитәкчелегендә, 2 группв инвалид Р. Исламгалеева һәм В. Дуловаларга өй тирәләрен җыештыруда ярдәм иттеләр.
Яшьләр парламентының тәүге утырышы үткәрелде
Бүген Кукмара район Советы каршындагы яшьләр парламентының тәүге утырышы үткәрелде. Парламентның рәисе Нияз Хәсәнов үзе белән таныштырды һәм утырышны алып барды. Көн тәртибендә яшьләр парламентының хисап комиссиясен һәм башка комиссияләрен төзү, аларның составларын раслау, рәис урынбасарын, җаваплы сәркатибен сайлау, парламентның 2015 елга чаралар планын раслау, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чараларны әзерләү һәм үткәрү мәсьәләләре каралды.
Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин призывниклар белән очрашты
Бүген район Мәдәният йортында зур чара узды. Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин һәм кеше хокукларын яклау буенча Татарстанның вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская Кукмара, Әтнә, Биектау, Саба, Арча, Балтач, Питрәч, Теләче районнарыннан килгән армия яшендәге егетләр белән очраштылар.
“Кукмара осталарының алтын куллары”
23 апрель көнне “Музейная весна” чарасы кысаларында “Кукмара осталарының алтын куллары” дип исемләнгән туристик маршрутка презентация булды. 15 кешелек Татарстан журналистлары өчен Кукмара буйлап экскурсия оештырылды. Журналистлар металл савыт-сабалар заводында, тегү фабрикасында, киез итек комбинатында, туган якны өйрәнү музеенда булдылар.
23
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
“100 сум акчаң булганчы,100 дустың булсын”
Түбән Арбаш авылы китапханәсендә“Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” кысаларында китапханәдә 6 сыйныф укучылары катнашында дуслык көненә багышланган “100 сум акчаң булганчы,100 дустың булсачы” дигән халыкара һәм бер-береңә дусларча караш тәрбияләү максатыннан түгәрәк өстәл артында сорау-җавап кичәсе үткәрелде.
“Чын дуслык кадере”
Үрәсбаш авылы китапханәсендә мәрхәмәтлелек атналыгы кысаларында укучылар белән “Чын дуслык кадере” дигән темага фикер алышу булды. Нәрсә ул дуслык? Сез аны ничек аңлыйсыз? Укучылар бу сорауларга һәрберсе үз фикерен белдерде.
Яхшы сүзләр көне
23 апрель –Яхшы сүз көнендә – Лубян урман-техник көллиятендә күп төрле чаралар үтте.
"Дуслык илендә"
21 нче апрель Янил авылы китапханәсендә дуслык көне уңаеннан “Дуслык илендә” исеме астында әңгәмә үткәрелде.
“Дуслыкның кадерен бел”
Ядегәр авылы китапханәсендә беренче сыйныф укучылары белән “Дуслыкның кадерен бел” исеме астында сыйныф сәгате узды. Китапханәче балаларны дуслык төшенчәсен аңлатты, дуслык турында шигырьләр, мәкаль һәм әкиятләр укыды.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз