ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2015 ел
шимбә
Үзәк район дәваханәсендә авыруларны табибка чиратка алдан электрон язылу системасын кертү бара. Хәзерге вакытта барлык диярлек табибларга электрон кабул итү графигы төзелгән. Поликлиникадагы электрон чират терминалы ярдәмендә, Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү буенча uslugi.tatar.ru порталы яисә смартфоннан “Услуги РТ” мобиль кушымтасы аша да язылырга мөмкин.
Татарстан Республикасы мәнфәгатьләрендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен хезмәт ветераны Ярмиев Рафаэль Камал улына Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте белдерелде.


Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына – 26 ел.

Әфган сугышы турында мәкалә язарга уйлагач, әлеге вакыйгаларда турыдан-туры катнашкан кешеләрне барлый башладым. Баксаң, ядрә шартлавын ишеткән, атышларда катнашкан батыр йөрәкле егетләребез арабызда бик күп икән. Поч. Кучук авылында яшәүче Вячеслав Сәйфетдиновка да Әфган җирләрендә йөрергә туры килгәнен күпләр белмидер әле. Җылы як табигате, аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән тау итәкләре, болытларга тоташкан биеклекләр белән генә әллә ни хозурланырга алмагандыр ул вакытта. Алай да, туган якларына юллаган хатларына кып-кызыл лаләләр салып җибәрә идем, дип искә алды.
Район җитәкчесе Сергей Димитриев үткәргән дүшәмбе киңәшмәсендә әнә шундый таләп куелды. Шулай ук бәрәңге игүгә игътибарны арттыру, халыкны яхшы сортлы бәрәңге белән тәэмин итү, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә сөт, ит җитештерүне арттыру кирәклеге турында сөйләшенде. Бүген районыбыз узган елның шушы чорына караганда сөтне 22 тоннага күбрәк сата.
Район кулланучылар җәмгыяте, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, авыл җирлекләре, фермер һәм шәхси хуҗалыклар Казанда үткәрелгән ярминкәдә катнашып кайттылар. Шәһәр халкына авыл хуҗалыгы продукцияләре – ит, сөт, ярма, яшелчәләр тәкъдим ителде. Ярминкәдә иткә, борай ярмасына, бәрәңгегә, балга сорау аеруча зур булган.
“Чиста шәһәр” оешмасы, гыйнвар аеннан башлап, Кукмара урамнарыннан 6 мең тоннага якын кар чыгарган. Юлларны, тротуарларны чистартуда һәм кар түгүдә өч КамАЗ автомобиле, ике төягеч, ике грейдер, өч Беларусь тракторы, берничә комбинацияле юл машинасы эшли.
Соңгы вакытта безнең районда тычкан бизгәге авыруы буенча эпидемиологик хәл катлауланды –авыртучылар саны кискен артты. 2013 елда 3 очрак теркәлсә, узган ел –15 булды. Быелның гыйнвар аена инде – 4 очрак. Тычкан бизгәге белән авыру очраклары урманнарга якын урнашкан Лубян, Нырты, Яңа Комар, Пчеловод, Югары Күзмис, Югары Арбаш авылларында яшәүчеләрдә күбрәк очрый. Кызганычка каршы, тычкан авыруына каршы прививка юк, шуңа күрә һәркемнең саклануы үзеннән тора.


Без, бер төркем ветераннар, районыбызның Манзарас урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары белән очрашып кайттык.

Сәяхәтебез иң элек мәктәп музееннан башланды. Без анда экспонатлар белән таныштык, Герой якташыбыз Сабир Әхтәмовның, Манзарас авылыннан чыккан күренекле шәхесләрнең тормыш юлларын чагылдырган фоторәсемнәрне карадык.
Районыбызда такси хезмәте күрсәтүче берничә оешма бар. Шуның белән беррәттән, такси буларак теркәлмәгән кайбер җиңел машина хуҗалары да халыкка хезмәт күрсәтә. Әлеге машиналар төзекме, хуҗалары ышанычлымы, транспорт чарасының пассажирлар йөртүгә рөхсәте бармы - күпләр бу хакта уйланып та тормый. Шуны күздә тотып, район җитәкчелеге тарафыннан әлеге төр хезмәт күрсәтүчеләргә бердәм таләпләр куелды: барлык такси машиналары да ак төстә, техник торышы яхшы хәлдә һәм махсус билгесе куелган булырга тиеш. Татарстан Республикасының дәүләт муниципаль хезмәтләр порталының “такси” бүлегенә кереп тә транспорт чарасының пассажирлар ташырга рөхсәте булуын белергә мөмкин.


Узган атнада Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры район Мәдәният йортында үзенең спектакльләрен тәкъдим ите. Көндезге сеансларда яшь тамашачылар рус халык әкияте буенча сәхнәләштергән “Морозко”, “Чуртан кушуы буенча” спектакльләрен караган булсалар, кичен исә өлкәннәргә “Шомбай” спектакле күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International