ЯҢАЛЫКЛАР


24
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Районыбызның Камышлы авылында мөһим вакыйга булды. Авыл мәчетенә 20 ел тулган көнне яңа төзелгән мәдрәсә үзенең ишекләрен ачты. Әлеге тантаналы чарада авыл халкы, килгән кунаклар, иганәчеләр, мәдрәсә төзелешенә үз өлешләрен кертүчеләр катнашты.

21
ноябрь, 2014 ел
җомга
21 ноябрь көнне “Росинка” клубының чираттагы утырышы үтте. Китапханәче Хафизова Гөлфия балалар өчен мавыктыргыч программа әзерләгән иде. Балалар презентация карадылар, хайваннар дөньясы турында кызыклы фактлар белән таныштылар, күп төрле конкурсларда катнаштылар. Бирелгән биремнәрне тиз һәм күңелле итеп чиштеләр. Бигрәк тә ребуслар чишүне ошаттылар.

Сегодня рабочим визитом в Кукморском муниципальном районе побывала заместитель Председателя Государственного Совета Республики Татарстан Римма Ратникова. Она приняла участие в парламентском уроке “Здесь рождаются законы” в многопрофильном лицее им. А.М. Булатова пгт. Кукмор. Провела прием граждан, ответила на интересующие их вопросы.

Кукмара муниципаль районы Советының 39нчы сессиясе булды.

20
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Казанда балалар һәм яшьләр иҗатының “Талантлар теләктәшлеге” VI Халыкара фестиваль-конкурсы узды. Әлеге чарада кукмаралылар да катнашты. Балалар сәнгать мәктәбе укучысы Александр Ишморатов “Халык уен кораллары. Соло” номинациясендә өченче дәрәҗә лауреат исеме алып кайтты. Андрей Сабанаев исә өченче дәрәҗә дипломант булды.
Түбән Камада киокусинкай каратэ буенча шәһәр беренчелегендә Зур Кукмараның “Ялкын” спорткомплексында шөгыльләнүчеләр дә катнашты. Турнирда республиканың төрле шәһәрләреннән һәм Ульяновск, Димитовград, Ижевск, Сарапул, Самара шәһәрләреннән 12-15 яшьлек 115 спортчы көч сынашты. Туешбаш авылыннан Халит Хәләүтдинов (тренеры Алмаз Гәләветдинов) үз үлчәү авырлыгында икенче урынны алды.
Нырты урта мәктәбенең 6 сыйныф укучылары Алинә Галимуллина, Эльмир Мирзагаянов, Азат Фатыховлар (җитәкчеләре Гөлнара Мирзагаянова) “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең “Тамчы-шоу” тапшыруында катнашып, җиңү яулап кайттылар.
Район Советының законлылык һәм хокук тәртибе, икътисади сәясәт һәм бюджет буенча даими комиссияләренең, район иҗтимагый Советының берләштерелгән утырышы үткәрелде.
Зур Сәрдек халык театры Туфан Миңнуллинның “Без бит авыл малае” спектаклен Чуллы, Вахит, Олыяз, Зур Сәрдек, Аш-Буҗи, Яңа Сәрдек авылы тамашачыларына тәкъдим итте.
Татарстан Дәүләт Советының 20 еллыгы уңаеннан 22 ноябрьгә кадәр белем йортларында “Законнар монда туа” дигән темага парламент дәресләре уза. Дәресләрдә, сыйныф сәгатьләрендә укучылар законнар, конституция, хакимият органнары, депутатлар һәм аларның җәмгыятьтәге роле хакында сөйләшәләр, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International