ЯҢАЛЫКЛАР


19
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Районыбызның “Аргамак” командасы Актанышта кул көрәше буенча узган республика ярышларында катнашып кайтты. 60 килограммга кадәрге үлчәү авырлыгында Кукмарадан Валентина Борисова – икенче урынны алды. 60 килограммнан югары үлчәү авырлыгында Зур Кукмарадан Камил Хәйруллин – икенче, Кукмарадан Ләбибә Талипова, Ош.Юмьядан Валерий Николаевлар өчен урыннарга чыктылар.

18
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе
21 ноябрь көнне 11.00 сәгатьтә район Советында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты В.В. Мингазов, 13.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Р.А. Ратникова гражданнар кабул итә. 2-70-53 телефоны буенча язылырга мөмкин.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең Кукмара бүлеге 21 ноябрьдә 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр 2–64–01 телефоны буенча бердәм “Кайнар телефон линиясе” үткәрә.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең Кукмара бүлеге, күчемсез милекне рәсмиләштерү процессында катнашучы оешма белгечләре белән берлектә 20 ноябрьдә 8 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр “Бердәм консультация көне” үткәрә.
Лубянның Кооперативный урамында “Сак булыгыз – балалар” дигән юл билгеләре, юлның сөзәк урынына ком белән савытлар куелган.
Әниләргә багышланган район конкурсының икенче көне 13 ноябрь көнне район мәдәният йортында үтте. Конкурста урта гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары, балалар бакчаларына йөрүче балалар, Кукмара сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче балалар катнашты.

17
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе
16 ноябрь көнне “Зилант” спорт комплексында баскетбол буенча мәктәп командалары арасында VI район Беренчелегенең III туры үтте. Барлыгы 40 кыз бала һәм 39 малай катнашты. Уеннар расланган һәм кабул ителгән расписание буенча үтте.
16 ноябрь көнне “Олимп” Боз сараенда 2007 елгы балалар арасында шайбалы хоккей буенча, Әниләр көненә багышланган турнир узды. Яр Чаллы, Байлар Сабасы, Питрәч, Кукмара командалары катнашты. Байлар Сабасы һәм Питрәч командалары югары дәрәҗәдә уен күрсәттеләр.

14
ноябрь, 2014 ел
җомга
Бүген Кукмарага эш визиты белән ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы, полиция полковнигы Рифкат Миңнеханов килде.
Район эчке эшләр бүлегендә район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Гарифуллин, район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев, бүлекчә җитәкчеләре, ЮХИДИ, участок инспекторлары, балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлекчәсе хезмәткәрләре катнашында узган киңәшмәдә ЮХИДИ башлыгы республика буенча юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларына басым ясады, статистик мәгълүматләрга тукталды.

13
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
12 ноябрь көнне район мәдәният йортында Халыкара әниләр көненә багышланган традицион җыр һәм шигырь конкурсының беренче көне үтте. Конкурста үзэшчән сәнгатьтә катнашучылар, урта мәктәп һәм балалар бакчаларына йөрүче балалар чыгыш ясады. Барлыгы 120 конкурсант катнашты.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International