ЯҢАЛЫКЛАР


13
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
11 ноябрь көнне “Тылсым” халыкка комплекслы ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль реабилитацион бүлегендә дәвалану курсы узучылар өчен Дамира Рафисовна җитәкчелендә Кукмара №4 мәктәбе укучылары көче белән әзерләнгән концерт куелды.
“Кукмара” агрофирмасы базасында терлекчелектә 10 айлык эш нәтиҗәләре, техника ремонты мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде. Семинарда катнашучы күмәк хуҗалык, агрофирма җитәкчеләре, баш белгечләр, авыл җирлекләре башлыклары “Ярыш” бүлекчәсенең терлекчелек комплексында, машина-трактор паркында эш барышы белән таныштылар. Семинар барышында сөт җитештерүне арттыру өчен кичекмәстән хәл ителергә тиешле мәсьәләләр, булган кимчелекләр турында сөйләшенде, конкрет бурычлар билгеләнде.
.

12
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Районыбыз китапханәләрендә Мәдәният дәресләре узды. Анда барлык беренче сыйныфларга “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” тапшырылды. Балалар әти-әниләре, сыйныфлары белән бергә республикабызның тарихи-истәлекле урыннарында булып, төрле мәдәни чараларда катнашканнан соң, үзләренең тәэсирләрен көндәлеккә язып барырга тиеш булалар. Иң яхшы мәдәни көндәлек иясенең көндәлеге май аенда бәйгенең республика турына җибәреләчәк.
Нырья урта мәктәбендә 1-7 сыйныф укучылары белән юл йөрү кагыйдәләренә багышланган чара үткән. Балалар “Күңелле стартлар” уенында катнашканнар, агитбригада чыгышын караганнар. ЮХИДИдән килгән кунак укучыларга балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләре турында сөйләгән, юлларда игътибарлы һәм сак булуның мөһимлеген аңлаткан.
12нче һәм 13нче ноябрьләрдә район Мәдәният йортында Әниләр көненә багышлап әниләр турында җыр һәм шигырь конкурсы үткәрелү хакында хәбәр иткән идек инде. Бәйгенең беренче көнендә чыгыш ясаучылар арасында балалар бакчаларына йөрүчеләр дә, укучылар да, өлкәннәр дә бар иде.
23 ноябрьдә “Зилант” спорткомплексында 1998 елгы кызлар арасында Айдар Закиров истәлегенә волейбол буенча район беренчелеге узачак. Башлана 9.00 сәгатьтә.
Район Башлыгы Сергей Димитриев Россия Федерациясенең эчке эшләр органнары хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чарада катнашты. Ул аларны профессиональ бәйрәмнәре белән котлады, Ватанга хезмәтләрендә уңышлар, ныклы сәламәтлек теләде, Мактау грамоталары тапшырды.
7 ноябрь көнне Кукмара сәнгать мәктәбендә беренче категорияле укытучысы Г.Ф. Гарипова 3 сыйныф укучысы Смирнов Денис белән «Подготовка к техническому зачету на уроке по специальности баян» дип аталган ачык дәрес үткәрде. Дәрес катнашучыларга бик ошады, һәркем уңай фикерен белдерде.
4 ноябрь көнне «Родина, мои родные края» ХV Бөтенроссия конкурсының Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган «Я люблю тебя, Россия!» дип аталган V Республика этабы узды. Әлеге конкурста Татарстан Республикасының 16 районыннан 200 кеше катнашты.
«Содружество талантов» дип аталган VI Халыкара балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль-конкурсында Кукмара сәнгать мәктәбе укучысы Ишмуратов Александр (җит. Э.Р. Мустафин) “Халык инструментлары. Соло” номинациясендә III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды, Сабанаев Андрей (җит. Г.Ф. Гарипова) III дәрәҗә дипломант булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International