ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2014 ел
җомга


Район инвалидлар җәмгыятенең “Аргамак” спорт командасы Актанышта узган шахмат-шашка республика беренчелегендә шахмат буенча абсолют беренче урын яулап кайтты. Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә шәһәрләре командаларын узып бит! Альберт Сәләхов исә авыл районнары уенчылары арасында җиңеп, алтын медальгә лаек булды. Абсолют беренчелектә ул – икенче. Узган елгы чемпион – Яр Чаллыдан И.Тимергазинны да җиңгән иде, күрше район уенчысының юбилеена очко бүләк итте... Һай бу кирәкмәгән гөманлык!
Самара шәһәрендә “Авыл җирлегендә яшәүче балалар арасында шахмат турниры” уздырылып, районыбызның бер төркем укучылары әлеге бәйгедә җиңү яуладылар. Поселокның күппрофильле лицей укучылары Айнур Җиһаншин унҗиде яшькәчә үсмерләр арасында, Ирек Галиев һәм Диана Гарәфетдинова унбер яшьлек үсмерләр арасында (тренерлары Владислав Абдулов) Россиянең иң көчле шахматчылары булып танылдылар.
28 октябрь көнне Сәрдекбаш авылы мәдәният йортында Халыкара өлкәннәр көне кысаларында ветеран укытучылар белән очрашу кичәсе оештырылды.
25 октябрь көнне Село-Чура авылы мәдәният йортында авылда яшәүчеләр өчен “Кичке уен” оештырылды.

30
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
26 октябрь көнне Әсән-Елга авылы мәдәният йортында көз бәйрәме үтте. Әлеге кичәдә уңган хуҗабикәләр үзләре әзерләгән ризыклар тәкъдми иттеләр, авыл үзэшчәннәре концерт куйды, тамашачылар белән уеннар оештырылды.
В завершении Года культуры творческая группа участников художественной самодеятельности района выезжает в сельские поселения с большой концертной программой. 24 октября концерт состоялся в Чарлинском сельском доме культуры. Зрители тепло встретили выступления самодеятельных артистов района.
Кукмара 4нче урта мәктәбендә мәктәп Президенты сайланган. Тавыш бирүдә 4-11 сыйныф укучылары, укытучылар һәм мәктәп хезмәткәрләре катнашкан. Диләрә Камалова – 15, Диана Григорьева – 36, Гүзәл Кадыйрова – 44, Шәүкәт Җамалиев – 23, Аяз Талипов – 33, Лилия Мәгъсүмова 6 тавыш җыйган. Камил Шәфигуллин исә 202 тавыш белән мәктәп Президенты итеп сайлап куелган.
Чуллы авылы китапханәсендә Чуллы авылында туып үскән, бүгенге көндә шунда яшәп иҗат итүче шагыйрь Гали Вәлиевның китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Кичәдә укучылар шагыйрьнең төрле елларда язылган шигырьләрен укыдылар. Гали Вәлиев үзенең иҗаты белән таныштырды.
29 ноябрь көнне ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Кукмара бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, 20 ел буе Кукмара районы буенча ведомстводан тыш сак бүлегенең начальнигы булып эшләп лаеклы ялга чыккан Василий Антиповны Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев, ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәте начальнигы Ленар Шәйхетдинов, полициянең шәхси состав белән эшләү бүлеше начальнигы Айрат Насыйровлар бәйрәм белән котлап, истәлек бүләкләре тапшырдылар.

29
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Район Советының утырышлар залында “Бердәм Россия” сәяси партиясе Кукмара җирле бүлегенең XVII конференциясе узды. Көн темасында түбәндәгеләр каралды: бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау буенча сайлау кампаниясен уздыруда “Бердәм Россия” партиясенең Кукмара җирле бүлегенең катнашуы турында, “Бердәм Россия” партиясенең Кукмара җирле бүлегенең Сәркатибен сайлау турында, “Бердәм Россия” партиясенең Кукмара җирле бүлегенең җирле политсоветы составына үзгәрешләр кертү турында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International