ЯҢАЛЫКЛАР


5
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе
“Наркотикларсыз тормыш” айлыгы кысаларында “Тылсым” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече Земфира Ямалова поселокның күппрофильле лицей, 3нче һәм 4нче урта мәктәп укучылары катнашында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында тематик дискотека үткәрде. Укучылар үзләре дә әлеге чарада актив катнашып, төрле конкурслар, бәйгеләр, чыгышлар аша наркотик матдәләргә карата каршы фикердә булуларын белдерделәр.
2 ноябрь көнне "Олимп" Боз сараенда шайбалы хоккей буенча 2001 елда туган малайлар арасында узучы Татарстан Беренчелеге уены узды. Анда Байлар Сабасы һәм Кукмара командалары катнашты. Исәп 5:6.
1 ноябрь көнне “Олимп” Боз Сараенда ветеран командалар арасында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган хоккей ярышы узды. Кукмара, Байлар Сабасы, Балтач, Вятка Аланы командалары катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча өченче урында Арча, икенче урында Вятка Аланы, беренче урында Кукмара командалары калды.

1
ноябрь, 2014 ел
шимбә
31 октябрь көнне Зур Сәрдек авылы китапханәсенә авылыбызның «Әкият” балалар бакчасына йөрүче нәниләр экскурсиягә килделәр.
Максат – балаларда китапханә турында уңай фикер формалаштыру, сөйләм телләрен үстерү, дус һәм тату булуларына ирешү.
31 октябрь көнне Кукмара үзәк китапханәсендә “Салават күпере” иҗат берләшмәсенең чираттагы утырышы булды. Уку залы китапханәчесе Саттарова Лилия раисовна “Ноябрь аенда туган язучылар – юбилярлар” темасына чыгыш ясад.
29 октябрь көнне “Чулпан” балалар бакчасында “Тылсым” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәре Земфира Ямалова “Колизей” социаль-анимацион театр программасын тормышка ашыру максатыннан “Колобокның начар гадәтләр иленә сәяхәте” дип аталган әкият куйды. Әлеге чара “Кукмара-Волонтер” отряды тарафыннан әзерләнде.

28 октябрь көнне Зур Сәрдек авылы китапханәсендә кече яшьтәге китап укучыларга профориентацион тәрбия бирү максатыннан “Без булдырабыз!” дигән чара үткәрелде. “Барсик һәм һөнәрләр шәһәре” исемдәге мультимедия басмадан (китап+диск) файдаланып китап укучы балалар Һөнәрләр Шәһәренә сәяхәт кылдылар. Һөнәрләр турында биремнәрне чиштеләр, үзләренең булачак һөнәрләре турында шактый кызыклы мәгълүматлар белделәр.
“Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр Зур Кукмара авылында Рәфкать Хәнәфиев крестьян фермер хуҗалыгында кунакта булдылар. Рәфкать Хәнәфиев балаларга атларның кышкы абзарын күрсәтте. Алар биредә төрле яшьтәге, токымдагы, төрле төстәге атларны күрделәр.
«Шәфкать” сәламәтләндерү үзәгендә “Наркотикларсыз тормыш” акциясе кысаларында II коррекцион группа балалары белән Сергей Михалковның «Как медведь трубку нашел» әкиятенә инсценировка куелды. Һәр бала үзенең артистлык сәләтен күрсәтте, үз ролен зур канәгатьлек белән уйнады.

31
октябрь, 2014 ел
җомга
Кәркәүч мәктәбенең кечкенә сыйныф укучылары әзерләгән “Юлда булсаң, бул өлгер, юл йөрү кагыйдәсен бел!” дигән дәрес карап кайттык. Кызлар-малайлар бик матур итеп театральләштерелгән тамаша әзерләгәннәр иде. Шулай ук алар берсеннән-берсе оста итеп шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, юл билгеләре, юл йөрү кагыйдәләре белән бәйле сорауларга, табышмакларга җаваплар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International