ЯҢАЛЫКЛАР


14
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
13 октябрь көнне Мәмәшир авылы мәдәният йортында Халыкара Өлкәннәр көненә багышланган концерт оештырылды. Шулай ук, кунаклар өчен чәй өстәле әзерләнгән иде.
Алабуга шәһәрендә татар милли көрәше буеча 1996-1997 елда туган егетләр арасында “Татарстан яшьләре” газетасы призына республика беренчелеге үтте анда безнең район командасы беренче урынны яулады. Шимбә көнне район җитәкчесе Сергей Димитриев турнирда җиңү яулаган көрәшчеләрне, аларның тренерларын кабул итте, Кукмара данын республикада тагын бер кат танытулары өчен рәхмәт белдереп акчалата бүләк тапшырды.
“Шәфкать” сәламәтләндерү үзәгендә район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү үзәге хезмәткәре Зиганшин Ильнар Ильсурович белән очрашу булды. Ильнар Ильсурович “Җинаять артыннан җәза” дигән темага әңгәмә үткәрде.
11 октябрь көнне Казан шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясендә ветераннар арасында узган “Балкыш-Сияние” III Республикакүләм фестивале лауреатларының гала концерты узды. Кукмара районыннан “Ләйсән” вокаль ансамбле (җитәкчесе Гиниятуллина З.Г.) һәм “Баламишкин” гармунчылар ансамбле (җитәкчесе Зарипов И.Р.) катнашты.

13
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Үрәсбаш ярдәмче хуҗалыгында малларны кышлату чоры, көзге кыр эшләрен төгәлләү, техниканы саклауга кую һәм ремонт эшләрен башлап җибәрү мәсьәләләренә багышланган семинар-киңшмә үткәрелде. Үрәсбашта быел бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 27,5 центнер уңыш җыелган, 11 мең тонна сенаж белән силос салынган. Һәр сыердан көнгә уртача 10 килограмм сөт савыла. Бу хуҗалыкка да, агрофирмаларга да сөт җитештерүне арттыру буенча төгәл бурыч куелды.
1 октябрьдән 10 кадәр авыл клубларында халыкара Өлкәннәр көненә багышланган чаралар уздырылды. 6 октябрь көнне Югары Шөн авылы клубында өлкәннәр өчен концерт куелды һәм чәй эчү оештырылды.

10
октябрь, 2014 ел
җомга
9 октябрь көнне балалар китапханәсендә якташ язучыбыз Р. Башарның тууына 65 еллыгына багышланган “Кыйбласы – балак иле” дип аталган әдәби кичә үтте. Әлеге чарага А.М. Булатов исемендәге лицейның 4б классы балалары чакырылган иде. Методист Багавиева Алсуның мавыктвргыч итеп сөйләве балаларны язучының әдәби иҗат дөньясына алып кереп китте. Эчтәлекле презентация балаларны язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Балалар өчен кызыклы викторина үткәрелде.

9
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
12 октябрьдә “Зилант” спорткомплексында спорт ветераны Кадрия Заһидуллина истәлегенә өстәл теннисы буенча ачык район беренчелеге узачак. Башлана 9.00 сәгатьтә.
Россия хөкүмәтенең ЛУКОЙЛ хәйрия фонды “РИТЭК” мәдәни һәм социаль проектлар конкурсы оештыра. Кукмараның “Туган якны өйрәнү” музее коллективы, Ләбүдә Дәүләтшина җитәкчелегендә “Сандугач чишмәсе” проекты белән катнашып, 175000 сум акча отты. Әлеге суммага бистәбезнең “Металлодизайн” оешмасы Мәчкәрә авылындагы “Сандугач чишмәсе”н төзекләндерде. Бу эштә аларга авыл җирлеге башлыгы Илфат Хәлиуллин, авыл халкы, Мөнир хәзрәт тә теләп булышты.
Авылыбыз клубында өлкәннәр көне уңаеннан матур кичә үткәрелде.
Бәйрәм белән котлаган авыл җирлеге башлыгы Фирая апа өлкәннәрне:”Юлларыбызны төзекләндерү башланды”, - дип сөендерде. Бәйрәмдә Рашидә апа үзе язган шигырьләрне укыды. Ятмас-Дусай башлангыч мәктәбе укучылары җыр, биюләр, шигырьләр сөйләп концерт куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International