Алабуга шәһәрендә 1996-1997 елларда туган яшь егетләр арасында “Татарстан яшьләре” газетасы призларына татар милли спорт көрәше буенча республика беренчелеге үтте. Ярыштан районыбыз командасы беренче урынны алып кайтты. Быел яз көне егетләр Чистайда узган Федерация Кубогы ярышларында җиңү яулаганнар иде. Бу юлы да аларга бәхет елмайды.