ЯҢАЛЫКЛАР


2
июль, 2014 ел
чәршәмбе
Казан урамыннан барабыз. Моточалгы белән газон чирәмен кыркыйлар. Үтеп барышлый гына да ачык тәрәзәдән машина салонына яңа чабылган үлән хисе үтеп керде. Затлы хушбуй диярсең. Атналар буе урманнан кайтып кермичә, печән чапкан яшь вакытларны искә төшерде бу ис.
Олыяз авылында яшәүче Мәхмүтова Нәзифә Шакир кызына бүген 95 яшь тулды. Юбилярны район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин тәбрикләп, аңа Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук “Урал” хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов һәм авыл җирлеге башлыгы Рамил Мәликов та юбилярга үзләренең котлау сүзләрен ирештерделәр.

1
июль, 2014 ел
сишәмбе
Барлык оешма-предприятиеләре алдына яфраказык хәзерләүгә үз өлешен кертү буенча бурыч җиткерелгән иде. Әлеге эш оешкан төстә башланып китте. “Хезмәт даны” газетасы редакциясе “Әсәнбаш” агрофирмасына имән миллекләре әзерләп тапшырды. Район буенча яфраказык әзерләү 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Чит төбәкләрдә сабантуйлар үткәрүгә районыбыз ел саен зур өлеш кертә. Быел район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге делегация Свердловск өлкәсенең Полевской шәһәрендә үткәрелгән Сабантуйда катнашты. Бәйрәмдә “Туган якны өйрәнү” музее, металл савыт-сабалар заводы, тегү фабрикасы, киез итек-киез комбинаты, Лубян урман-техник көллияте хезмәткәрләре үзләрендә җитештерелгән продукцияләр урын алган күргәзмә тәкъдим иттеләр. Аш-су осталары халыкны тәмле ризыклар белән сыйладылар, үзешчән артистлар үзләренең чыгышлары белән көн буе күтәренке кәеф, бәйрәм рухы бүләк иттеләр. Райондашларыбыз спорт ярышларында да актив катнаштылар. Милли көрәш бәйгесендә Олыяздан Ришат Дәүләтшин (80 кг.), Нәфис Галиев (90 кг.), Балыклыдан Илнар Мәликов (100 кг.) беренче урыннарны, Ринат Дәүләтшин авыр үлчәүдә өченче урынны яуладылар. Якташыбыз, бүгенге көндә Свердловск өлкәсендә яшәүче Рөстәм Вәлиуллин абсолют батыр исеменә лаек булды.

30
июнь, 2014 ел
дүшәмбе
Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин үткәргән дүшәмбе киңәшмәсендә авыл хуҗалыгында терлек азыгы хәзерләү, урып-җыю эшләренә хәзерлек чаралары күрү, үләт базларын тәртипкә китерү, көзге чәчүгә орлык һәм җир әзерләү мәсьәләләре турында сөйләшенде. Районда барган төзелеш-ремонт эшләрен дәвам итү, балаларның җәйге ялын оештыру, яңа уку елына хәзерлек чаралары күрү, халыкның үзмәшгульлеген үстерү, салымнарны үзвакытында җыю һәм башка мәсьәләләр буенча төгәл бурычлар куелды.
Җәйге лагерь – укучыларның күңелле ял итү вакыты.  Аны дөрес һәм файдалы итеп оештыру өчен укытучылар бар тырышлыкларын куеп эшлиләр. Аларга без, китапханәчеләр дә, ярдәмгә киләбез. Пычак  урта мәктәбе каршында оештырылган лагерьга йөрүче балалар белән “Кояшкай” һәм “Дуслык” командалары арасында “Әкиятләр илендә күңелле стартлар” дигән чара үткәрелде
Әлеге эстафетага старт агымдагы елның 21 февралендә Португалиядә бирелгән иде. Аның төп максаты булып сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, массакүләм спортны үстерү һәм төрле ил вәкилләре арасында мәдәни һәм социаль элемтәләр урнаштыру иде. Факел 40 европа иле, шул исәптән Россия аша да уза. Команда составында волонтерлар, спортчылар һәм спорт сөючеләр бар.

28
июнь, 2014 ел
шимбә
29 июньдә “Төзүче” стадионында Ринат Мөхәммәтшин истәлегенә футбол буенча район ярышы үткәрелә. Башлана  16 сәгатьтә.
Җыенны имам Рафис хәзрәт Гыйльмуллин, авыл җирлеге башлыгы Илфат Миннегалиевлар ачып җибәрде. Бәйрәм җыр-биюләр, милли уеннар белән үрелеп барды. “Авылның иң чиста йорты”номинациясендә җиңүчеләр Әлфия һәм Шамил Закировлар гаиләсенә, авылның иң өлкән кешеләре, хезмәт ветераннары – Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Билалетдин ага Җамалиев, Зәйтүнә апа Мөгыйнова, Хаҗәр апа Димиева, Мәсгуть абый Миннебаевларга, оста куллы Хәлимулла абый Фәйзриевка, терлекчеләргә, читтән килеп төпләнүче гаиләләр – Альбина һәм Тәлгать зиннәтуллиннар, Илүзә һәм Алексей Гыйләҗевлар, Гөлнур һәм Айнур Айсиннар, Миләүшә һәм Айнур Галимҗановлар, Байлангар мәктәбенә йөреп укучылар, студентлар, балалар бакчасына йөрүчеләр, яңа туган сабыйларның әти-әниләре – барысына да истәлек бүләкләре тапшырылды. Бу көнне ике казанда пылау пеште, самоварлар кайнап торды. Авыл кешеләре күпсанлы иганәчеләргә, бәйрәмне оештыручылар Ринат Ганиев һәм Рәшит Миннегалиев, авыл клубы мөдире Вәфирә Фәйзриеваларга рәхмәтләр әйтеп таң алдыннан гына таралышты.

27
июнь, 2014 ел
җомга
Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе каршындагы мәйданда “Автоледи – 2014” республика бәйгесенең район туры узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International