Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
ЯҢАЛЫКЛАР
27
июнь, 2014 ел
җомга
Кукмарада боз яуды
Аңламассың бу көнне – әле ялтырап кояш чыга, әле кап-кара болытлар хасил булып коеп яңгыр ява башлый. Бүген Кукмараның кайбер урыннарында, Зур Кукмара, Янсыбы авылларында хәтта боз да яуган.
Кукмарада өч бәхетле әнигә "Ана капиталы" сертификаты тапшырылды
Район ЗАГС бүлегендә тантаналы шартларда өч бәхетле әни – Лилия Гарифуллина, Людмила Нигъмәтуллина, Венера Афанасьеваларга “Ана капиталы” сертификаты тапшырылды.
26
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Кукмарада терлек азыгы әзерләү эшләре бара
Авыл хуҗалыгында иң җаваплы чор – терлек азыгы әзерләү бара. “Восток” хуҗалыгында бу эшкә ун берәмлек техника җәлеп ителгән. Илгизәр Рамазанов иярләгән “Магдон” комбайны үләннәрне чабуда эшли. Нәзир Вәлиев белән Ринат Закиров “Ягуар” һәм “Полесье” комбайннары белән кипшергән үләннәрне сенаж чокырына озаталар. Туралган массаны җиде техника ташып тора.
25
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
Өркеш авылының Яппар бабай чишмәсе янында бәйрәм оештырылды
Өркеш авылында өр-яңадан төзекләндерелгән Яппар бабай чишмәсе янында авыл халкы җыелып бәйрәм итте. Чишмә өен Яппар бабайның оныгы, “Татавтодвор” җәмгыяте хуҗасы Васил Яппаров төзеткән. Әлеге изге эшкә авыл халкы да үз көчен керткән. Чишмә бәйрәменә ак яулыклы әбиләр дә, сабыйларын иярткән яшь әниләр дә килгән иде. Бу сөенечле чара изге догалар, Фәния абыстайның вәгазе белән башланып, җыр-моңнар, бәйгеләр белән дәвам итте. Чишмә суын кайнатып, чәй табыны әзерләнгән иде.
"Тылсым" һәм "Шәфкать"тә Сабантуйлар узачак
26 июньдә “Тылсым” социаль яклау үзәгендә, 27 июньдә “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә сабантуйлар үткәрелә. Башлана 10 сәгатьтә.
27 июньдә Аман-Оштырмада мәчет ачыла
27 июньдә, 11 сәгатьтә Аман-Оштырма авылында мәчет ачу тантанасы була. Барлык дин кардәшләребезне, читтә яшәүче авылдашларыбызны тантанага көтеп калабыз.
"Нараткай" лагеренең беренче сменасында 85 бала ял итә
“Нараткай” балаларны сәламәтләндерү лагере 15 июньдә үз эшчәнлеген башлап җибәргән иде. Бүгенге көндә беренче сменада барлыгы 85 бала ял итә. Алар лагерьда 2 июльгә кадәр булачаклар. Балалар төрле спорт, күңел ачу чараларында катнашалар, җырлыйлар, бииләр, рәхәтләнеп ял итәләр. “Нараткай”да әти-әниләр өчен әзерләнгән концерт та бик матур һәм күңелле, истә калырлык итеп оештырылды
Кукмара районында бүгенге көнгә ике мең тоннадан артык печән хәзерләнгән
Районыбыз хуҗалыкларында терлек азыгы хәзерләү бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, район буенча ике мең тоннадан артык печән хәзерләнгән, 8 мең 500 тонна сенаж салынган. Яфраказык туплау өчен дә хәзер иң кулай вакыт. Бу эшкә оешма-предприятие коллективлары да җәлеп ителде. Уртак тырышлык белән 50 мең пар миллек әзерләнде, 5 тонна дару үләннәре җыелды. Узган атнада яуган яңгырлар печән әзерләүне берникадәр тоткарлады, шуңа бу атнада күпъеллык үләннәрнең беренче катын җыеп алу өчен эш темпын арттыру кирәк.
24
июнь, 2014 ел
сишәмбе
Кукмаралылар Казан Сабан туен гөрләтте
Казан шәһәренең Мирный бистәсендә халкыбызның милли бәйрәме Сабантуй узды. Әлеге чарада Кукмара районы халкыбызның көнкүреше, гореф-гадәтләре, һөнәр-кәсепләре, мәдәниятләрен чагылдырган ишегалды тәкъдим итте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка кунакларны район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин каршылады. Кунаклар күргәзмәләр белән таныштылар, үзләренә кирәкле мәгълүмат алдылар, бик канәгать булуларын белдерделәр.
Балыклыда Абдулла Алишка багышланган кичә узды
Балыклы авылы китапханәсендә язучы Абдулла Алишның иҗатына багышланган кичә үтте. Анда укучылар язучының әкиятләрен сәхнәләштерделәр, шигырьләрен сөйләделәр, китап күргәзмәсе белән таныштылар. Татар теле укытучысы Алинә Гафиева Алишның тормыш юлы буенча призентация күрсәтте. Бәйрәмдә район китапханә бүлеге методистлары, авыл китапханәчеләре дә катнашты. Бу хакта китапханәче Сәлимә Каюмова хәбәр итте.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз