ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2014 ел
чәршәмбе
“Татарстанның чиста урманнары” республика акциясе кысаларында 14 июньгә кадәр урманнарның санитар-экологик хәлен яхшырту чаралары үткәрелә. Бөтенроссия урман утырту көнендә Лубянны яшелләндерү өчен зур күләмле эш башкарылган – күмәк көч белән барлыгы 500гә якын агач, Лубян урманчылыгы һәм урман-техник көллияте коллективы тырышлыгы белән урманга 15 мең ылыслы агач үсентесе утыртылган.

6
май, 2014 ел
сишәмбе
“Яшь гвардия”нең “ПолитЗавод – 2014” республика иҗтимагый-сәяси проекты район Мәдәният йортында узган яшьләр форумы белән төгәлләнде. Әлеге чарада “Бердәм Россия” партисенең җирле бүлеге политсовет әгъзалары, район Советының аппарат җитәкчесе Резеда Гаянова, партиянең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Камилә Яппарова, Бөтенроссия сәяси партиясенең “Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе” төбәкара штабы җитәкчесе Ксения Владимирова һәм башкалар катнашты.
Олыяз авыл җирлегендә “Моңнар кайтсын авылга” дип аталган фестиваль-конкурс үтте. Олыяз авылы мәдәният йорты сәхнәсендә үзэшчән сәнгатьтә катнашучылар көче белән концерт куелды. Һәр чыгыш тамашачы тарафыннан җылы кабул ителде.

Байлангар авылы мәдәният йортында тамашачыларга Данил Салиховның “Язмыш” спектакле тәкъдим ителде. Рольләрне Минзәлия Аглиуллина, Альбина Гайфуллина, Алмаз Харислв, Вафира Файзриева, Зөлфирә Галиахметова, Нурзат Абдуллин, Әлфинә Хисамиева, Гүзәл Каримуллина башкардылар. Спектакльне сәхнәгә Байлангар авылы мәдәният йорты директоры Минзәлия Аглиуллина куйды.


4 май көнне Урта Комар авыл җирлегендә “Моңнар кайтсын авылга” дип аталган фестиваль-конкурс узды. Тамашачылар тарафыннан “Зангари” удмурт халык ансамбле, мәктәп укучылары, Вятка Аланыннан “Чипчирган” удмурт ансамбле чыгышлары тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде.
“Моңнар кайтсын авылга” фестивале 3 май көнне Нырты авыл җирлегендә үтте. Мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар, авыл үзэшчән сәнгать артистлары, кунаклар көче белән эчтәлекле концерт программасы үзерләнде. Һәр катнашучы приз һәм диплом белән бүләкләнде. Концерт тулы зал каршында үтте.

2 май көнне Татарстан Республикасында Мәдәният елы уңаеннан Чарлы авыл җирлегендә “Моңнар кайтсын авылга” дип аталган фестиваль-конкурс үтте. Чарлы авылы үзэшчән сәнгать артистлары тамашачыларны 70 елларга алып кайтса, Тат-Тулба артистлары авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр. Һәр чыгыш көчле алкышлар белән бүләкләнде.

30 апрель көнне Зур Сәрдек авыл җирлегендә “Моңнар кайтсын авылга” дип аталган фестиваль үтте. Авыл мәдәният йорты коллективы авыл яшьләшре белән берлектә тамашачыларга Туфан Миңнуллинның “Без бит авыл малайлары” спектаклен тәкъдим иттеләр. Әлеге чарада һәрбер үзэшчән актер үз ролен зур осталык белән башкарды.

“Әсәнбаш” агрофирмасында 5900 гектарда сабан культуралары чәчеләчәк. Бу көннәрдә өч чәчү комплексы һәм бер гади чәчү агрегаты арпа белән борчак чәчүгә керешкән. 15 берәмлек техника чәчүгә җир әзерләүдә эшли. Ә күпьеллык үлән һәм уҗым басулары тулысынча тырмаланып, минераль ашламалар кертелгән.

5
май, 2014 ел
дүшәмбе
2 май көнне “Ялкын” яшүсмерләр клубында Киндеркүл авылы эшмәкәрләре призына мини-футбол буенча ярыш узды. Барлыгы 11 команда катнашты. 1 урын – Вахитовчы, 2 урын – Нур баян, 3 урын – Зур Сәрдек командалары алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International