ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2014 ел
сишәмбе
Балык Бистәсендә 2000 елгы һәм аннан яшьрәк малайлар, кызлар арасында йөзү буенча районара ярыш узды. “Зилант” спорт мәктәбендә Альберт Закиров, Эдуард Хөсәеновлар кул астында шөгыльләнүчеләр ярышта беренче урынны алдылар.
Питрәчтә дәүләт программаларын үтәү мәсьәләләренә багышланган зона киңәшмәсе үткәрелде. Анда безнең районнан башкарма комитет җитәкчесе Райнур Нотфуллин һәм подряд оешмалары җитәкчеләре катнашты.

12
май, 2014 ел
дүшәмбе
“Бердәм Россия” сәяси партиясе инициативасы белән старт алган “Безнең кадерле ветеран” проекты кысаларында дәваханәләрдә сугыш һәм хезмәт ветераннары өчен уңайлы шартлар тудырылган палаталар булдыру бурычы куелган иде. Бүген район үзәк дәваханәсенең кардиология бүлегендә шушы юнәлештә эшне оештыру мәсьәләләренә багышланган сөйләшү булды, тиз арада хәл ителәсе бурычлар барланды.
Район Советы Президиумының чираттагы утырышы үткәрелде. Анда 23 майда район Советының 35нче сессиясен үткәрү мәсьәләләре каралды. Сессиядә Кукмара муниципаль районында җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча конфессиональ һәм милләтара мөнәсәбәтләр торышы, 1 кварталда район бюджеты үтәлеше, бюджет турында район Советы карарына үзгәрешләр кертү, балаларның җәйге ялын оештыру һәм башка мәсьәләләр тикшереләчәк.

8
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
-Ватаныбызның азатлыгы өчен рәхимсез сугышларда һәлак булучыларны, тылда армый-талмый корал җитештерүчеләрне, фронттагыларны икмәк белән тәэмин итүчеләрне олы ихтирам һәм юксыну хисләре белән искә алабыз. Бу канлы көрәшнең кайтавазы әле бүген дә сугыш һәм тыл ветераннарының йөрәгендә әрни, тәннәрендәге төзәлмәс яралар булып сыкрый, - диелә әлеге котлауда.
Бүген район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин җитәкчелегендә бер төркем ветераннар – Рафак Якупов, Закирә Гыйбадуллина, Миннәхмәт Хуҗиев, Зиннур Галәветдинов, Ислам Гыймадиев, Мияссәр Мансуровлар Казанга киттеләр. Алар Җиңү бәйрәме уңаеннан уздырылган тантаналы чараларда катнаштылар.
Җиңү бәйрәме алдыннан балалар бакчаларында, белем йортларында, районыбыз учреждениеләрендә Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына тагын бер кат чиксез хөрмәтебезне, бүгенге тыныч тормыш өчен кылган батырлыклары алдында баш июебезне белдереп, очрашулар уза.
Татарстанда апрель аенда “Безнең кадерле ветеран” дигән республикакүләм социаль-гуманитар проект старт алган иде. Аның максаты – сугыш ветераннарына һәм аларга тиңләштерелгән якташларыбызга игътибарлылыкны арттыру. Әлеге проектка кукмаралылар да теләп кушылды. Район үзәк дәваханәсенең кардиология бүлегендә ветераннар өчен барлык уңайлыклары да булган махсус палата булдырылды.

7
май, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген район суды бинасында Кукмара район судының яңа рәисен тәкъдим итү булды. Анда Татарстан Республикасы Югары суды рәисе Гилязев Илгиз Идрисович, ТР Суд департаменты Идарәсе начальнигы урынбасары Рамазанов Рамиль Миргаязович, Район Башлыгы Рахматуллин Рауиль Шәйдәүләтович, район прокуроры Назипов Минимулла Миннырахманович, эчке эшләр бүлеге начальнигы Гарафиев Зуфар Юнусович һәм район судьялары катнашты. Коллективка яңа билгеләнгән Кукмара район суды рәисе Муратшин Марат Рөстәмович тәкъдим ителде.
Район Советында оешма-предприятие, авыл җирлекләре, гомумбелем бирү учреждениеләре җитәкчеләре, эшмәкәрләр катнашында киңәшмә булып үтте. Анда быелның беренче кварталында бюджет үтәлеше, салымнар һәм пенсия кертемнәре түләү, дәүләт программаларының үтәлеше, Җиңү бәйрәменә һәм Сабантуйга хәзерлек мәсьәләләре турында сөйләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International