Бүген, 30 апрельдә, район Мәдәният йортында бәйрәм концерт була. Башлана 14.00 сәгатьтә. Керү ирекле.
4 май көнне “Зилант” спорт комплексында 2000-2001 елгы кызлар арасында баскебол буенча ачык Беренчелек үтте. Әлеге ярышларда з команда катнашты: “Зилант”, В. Аланы, Нырья.”Зилант” командасы яхшы әзерлек, осталык күрсәтте һәм 1 урын алды. Нырья авылы командасы 2, В. Аланы командасы 3 урыннарга лаек булды. “Иң яхшы уенчы” булып “Зилант” уенчысы Галимуллина Энҗе, “Иң яхшы снайпер” булып, шулай ук, “Зилант” уенчысы Газизова Аделя танылды.
Кукмара №3 мәктәбе 6 сыйныф укучылары Удмуртиядә Убырлы карчык биләмәләрендә булып кайттылар. Алар анда Иван Цареевич, Су анасы, Убырлы карчык, Урманчы карт белән таныштылар, йомгак артыннан Василиса Прекраснаяны эзләделәр, төрле конкурсларда катнаштылар, тылсымлы себеркегә теләк әйтеп тасма бәйләделәр. Экскурсиядән балалар онытылмаслык хәтирәләр белән кайттылар.
Бүген, 30 апрельдә, район Мәдәният йортында бәйрәм концерт була. Башлана 14.00 сәгатьтә. Керү ирекле.