ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
18 апрельдә Татарстан Республикасы кеше хокуклары буенча Вәкиленең җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсендә (район Башкарма комитеты бинасы, 1нче кат, 2нче кабинет) гражданнарны чираттагы кабул итү үткәрелә. Бу көнне сезне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм кулланучылар хокукларын яклауның Арча территориаль органының әйдәп баручы белгеч-эксперты Илшат Бәдретдинов кабул итәчәк.
Малайлар һәм кызлар, әти-әниләр!
Кукмара балалар китапханәсе сезне 25 апрель көнне “Китапханә төне – 2014” дип аталган Бөтенрусия акциясе кысаларында үтә торган “Әкияти карусель” дип аталган чарага чакыра. Программада театральләштерелгән тамашалар, уеннар, конкурслар, мультфильнар, яраткан кипат герое белән фотога төшүләр бар. Сезне Ленин урамы, 36 йорт адресы буенча көтеп калабыз!
Апрель ае могҗизалы ай. 53 ел элек, 1961 елның 12 апрелендә могҗиза булган. Кеше, беренче тапкыр, җир атмосферас үтеп космоска чыкты. Безнең купмиллионлы илебез һәм аның бөек улы Юрий Гагарин батырлык эшләделәр.”Байконур” космодромыннан “Восток” космик кораблендә 9 сәгать 7 минуттан 10 сәгать 55 минутка кадәр 108 минут эчендә җир шарын әйләнеп чыгып Саратов өлкәсе Смоловка авылы янында тукталды.
12 апрель көнне Ошторма Юмья авылы урта гомуми белем бирү мәктәбендә 9 сәгать 7 минуттан 10 сәгать 55 минутка кадәр Ю.Гагаринның тарихи очышына багышланган акция оештырылды. Акция барышында сыйныф сәгатьләре . информацион линейка, китаплар күргәзмәсе, рәсем конкурсы үткрелде.
15 апрель көнне Мәмәшир урта гомуми белем бирү мәктәбендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы кысаларында “Гасырлар бәйләнеше” дип аталган ветераннар белән очрашу кичәсе булды. Анда инвалидлар оешмасы рәисе Нигматзянов Р.А., ветераннар Советы рәисе Мансуров М.М., членнары Фаляхов Н.Б., Ахмадеева Р.К., Халиуллин К.Г., Кукмара туган якны өйрәнү музее директоры Давлетшина Л. А., Мәмәшир авылы ветераннар советы рәисе Гатауллин Мәүлит абыйлар катнаштылар.

16
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
Районыбыз сөт җитештерү буенча республикада әйдәп баручылар исемлегендә. Хәзерге вакытта көнгә 149 тонна сөт сатыла. Бу күрсәткечтә аеруча Урал, Вахитов исемендәге, Восток хуҗалыкларының өлеше зур. Шулай ук соңгы вакытта Әсәнбаш агрофирмасында һәр сыердан көнлек савым 14 килограммга җитте. Башка агрофирмаларда да савымның артуы күзәтелә. Әмма әле файдаланылмаган ресурслар да күп, аларны эшкә җигеп, көнлек сөт сатуны 155 тоннага җиткерү бурычы тора.
Чечен Республикасында контракт буенча хәрби хезмәт узу өчен 40 яшькә кадәрге ир-егетләр чакырыла. Хәзерге вакытта районыбыздан контракт нигезендә 50ләп егет Төньяк Кавказ, Самара, Ерак Көнчыгыш, Ульян каласы, Казанда һәм башка хәрби частьларда хезмәт уза.

15
апрель, 2014 ел
сишәмбе
2014 елның 1 октябренә кадәр Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында балалар бакчаларына, мәктәпләргә, урта һәм югары һөнәри белем бирү йортларына кабул итү кампаниясе сораулары буенча “кайнар линия” эшлиячәк.
19 апрельдә “Олимп” боз сараенда “Космос геройлары” кубогына 1996 елда һәм аннан соң туган ир-малайлар арасында шайбалы хоккей буенча турнир уздырыла.
Нырты авылы китапханәсендә халыкара балалар китабы көненә багышлап “Балалар китабы – сихри бер дөнья” исемле әдәби дәрес үткәрелде. Әлеге чарада башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Биредә балалар төрле язучыларның иҗаты белән таныштылар, яңа китаплардан төзелгән китап күргәзмәсен карадылар. Шулай ук, узган елда балалар тарафыннан укылган китапларга нәтиҗәләр ясалды. Ел дәвамында иң күп китап укыган балалар билгеләнеп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International