ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2014 ел
шимбә
Кукмара муниципаль районы Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин райондашларыбызны 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне белән котлады.
- Бу бәйрәм – хәрбиләргә, туган җирен, халкыбызның иминлеген саклап утка-суга кергән батырларга, бүген Ватан алдындагы изге бурычын үтәп, ил сагында торучы егетләргә олы ихтирам билгесе ул, - диелә котлауда. – Бүген без Бөек Ватан сугышында һәлак булган халкыбызның батыр ул-кызларын, хәрби-интернациональ бурычын үтәгәндә вакытсыз вытсыз арабыздан киткәннәрне искә алабыз. Аларның якты истәлеге күңелләрдән мәңге җуелмас!
21 февраль көнне район мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган концерт булды. Анда районда узган хәрби-патриотик җыр һәм нәфис сүз конурсында җиңүчеләр чыгыш ясады.

21
февраль, 2014 ел
җомга
19 февраль көнне “Олимп” Боз сараенда 2007-2008 елгы балалар арасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Күңелле стартлар” үтте.
Вахитов исемендәге хуҗалыкның һәм Янил авыл җирлегенең берләштерелгән хисап җыелышында Татарстан дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, мәгариф, прокуратура, полиция, сәламәтлек саклау бүлекләре җитәкчеләре катнашты.
Казанда балалар һәм яшүсмерләрнең “Талантлар канатында” дигән Халыкара фестивале узды. Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары Тимур Гаптелганиев, Ильяс Хаҗиев, Илһам Хөсәенов, Максим Аблаев, Эльмир Шәфигуллиннар бәйгедән өченче дәрәҗә лауреат исеме алып кайттылар.
22 февральда “Олимп” боз сараенда “Каскад-М” кубогына ир-атлар арасында шайбалы хоккей буенча турнир узачак. Чараның тантаналы ачышы 9 сәгать 30 минутта башлана.
Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына әзерлек йөзеннән, Татарстан ветераннары Советы район ветераннар оешмаларында оештыру-методик эшләрнең куелышы буенча конкурс игълан иткән иде.
22 февральдә Зур Кукмарадагы “Ялкын” спорткомплексында Рамил Нуриев истәлегенә традицион волейбол һәм мини-футбол буенча турнир үткәрелә.
Рәшит Хәкимов истәлегенә йөзү буенча “Зилант”та үткән III ачык турнирда кукмаралылар гына түгел, Арча, Саба, Балык Бистәсе, Нократ Аланыннан килгән командалар да көч сынашты.
“Зилант” спорт мәктәбенең кызлар волейбол җыелма командасы 1998-99 елларда туган яшүсмерләр арасында Ришат Галиуллин истәлегенә Арчада уздырылган волейбол ярышында катнашып, 1 урынга лаек булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International