ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2014 ел
җомга
“Зилант”та бокс буенча республика турниры үтте. Ярышларда Саба, Нократ Аланы, Мамадыш, Кукмара, Арча, Биектау, Шәмәрдәннән туксаннан артык спортчы катнашты.
21 февральдә район мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан зур концерт була. Анда хәрби-патриотик темага җыр һәм нәфис сүз сөйләүчеләр арасында үткәрелгән бәйге лауреатлары катнаша.
Казан мэриясы, Казанның балалар һәм яшьләр эшләре буенча башкарма комитеты, “Идел” яшьләр үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы башка дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар белән берлектә студентларның “Ягымлы яз-2014” ачык Казан ХХII милли иҗат фестивале игълан итә.
21 февраль көнне Аш-Буҗи авыл китапханәсендә “Тел безнең гомерлек юлдашыбыз” дип исемләнгән викторина үткәрелде. Бәйгедә 4 сыйныф укучылары катнашты.
Казан шәһәренең “Корстон” күңел ачу үзәгендә, совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 25 еллыгына багышлап, тантаналы чара уздырылды. Әлеге чарага безнең районнан район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рузалия Галиева җитәкчелегендәге әфганчылар делегациясе барды. Әфган сугышын үткән ир-егетләр белән очрашуда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашкан. Тантана зур концерт программасы белән үрелеп барган.

20
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге Казан федераль университетының Алабуга институты белән берлектә Зур Кукмара урта мәктәбендә мәшһүр педагог, мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддиннең иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган беренче районара фәнни-эзләнү эшләр бәйгесе узды.

19
февраль, 2014 ел
чәршәмбе
18 февраль көнне Трыш авылы китапханәсендә “Безгә кунаклар килгән” дип исемләнгән кичә булып узды.
15 февраль көнне Березняк авылы мәдәният йортында Афган һәм Чечен сугышында катнашкан авылдашларыбыз белән «Жанда әрни Афган яралары» дигән кичә үтте.

“Шәфкать” тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар Казанда “Әкият” курчак театрында булып кайттылар. Биредә алар Гофманның “Щелкунчик” әкиятен тамаша кылдылар.
14.02.2014 – бу хикмәтле саннар тезелмәсеннән торган, өстәвенә Гашыйклар көне буларак билгеләп үтелүче көндә Кукмара ЗАГСында 8 бәхетле пар никахларын теркәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International