ЯҢАЛЫКЛАР


9
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
“Намус” җәмгыятенең 7 гыйнвар – Раштуа көнендә үзенең сатып алучылары арасында бүләкләр уйнатуы соңгы елларда аеруча матур традициягә әйләнде.
Шәхси эшмәкәр Илсур Гарипов сүзләренә караганда, 2013 елның 15 сентябреннән быелның 6 гыйнварына кадәр азык-төлек кибетләреннән – 500, ә запас частьләрне 1000 сумга сатып алучыларга бер купон бирелгән. Барлыгы 7619 купон өләшенгән.
5 январь көнне “Зилант” спорт комплексында ир-ат командалар арасында волейбол буенча турнир үткәрелде.
Янсыбы авылы клубында үзешчәннәр көче белән оештырылган “Кышкы моңнар” дигән күңелле концерт булды.

7
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе
7 гыйнварда район Мәдәният йортында Раштуа бәйрәменә багышланган традицион рус җырлары концерты була. Анда “Калинка” халык ансамбле, башка үзешчән коллективлар, аерым башкаручылар катнашачак.
Башлана 17 сәгатьтә. Керү бушлай.
Раштуа - христиан динен тотучыларның зур бәйрәме. Ул чиркәү тарафыннан IV гасырдан билгеләп үтелә. Әлеге көн, табигатьнең Кояш торгынлыгыннан чыгып, елның җәйгә таба авышуына туры килә.

6
гыйнвар, 2014 ел
дүшәмбе
4 январь көнне “Олимп” боз сараенда 1999 елгы һәм аннан да яшьрәкләр арасында “Кукмара киез-итек комбинаты” призына хоккей буенча хәйрия турниры үткәрелде. Барлыгы 5 команда көч сынашты: “Орион” (Кукмара), “Электрон” (Киров), Зур Сәрдек, Аш-Буҗи, Чишмәбаш.
Мәктәпләрдә тормыш иминлеге нигезләре курсын укыту сыйфатын тагын та күтәрү, сәләтле укытучыларны барлау һәм аларның тәҗрибәсен тарату максатында районда декабрь аенда “Тормыш иминлеге нигезләре” дип аталган конкурс үтте.

4
гыйнвар, 2014 ел
шимбә
5 январь көнне “Зилант” спорт комплексында халык волейболчылар ассоциациясе призына волейбол ярышлары үткәрелә.
4 январь көнне “Олимп” боз сараенда 1999 елгы һәм аннан да яшьрәкләр арасында “Кукмара киез-итек комбинаты” призына хоккей буенча хәйрия турниры үткәрелә.

3
гыйнвар, 2014 ел
җомга
Кукмара муниципаль районы учреждениеләре, предприятиеләре, организацияләре территорияләрен, зданиеләрен иң яхшы яңа ел бизәлешенә конкурс игълан ителгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International