ЯҢАЛЫКЛАР


3
гыйнвар, 2014 ел
җомга
3 январь көнне Район Башлыгы Рауиль Рахматуллин район Советында авыл хуҗалыгы идарәсе хезмәткәрләре һәм Башкарма комитет, район Советының җаваплы хезмәткәрләре белән киңәшмә үткәрде.
Район Башлыгы Рауиль Рахматуллин Яр Чаллы шәһәре мэры В.Г. Шайхризиевтан рәхмәт хаты алды.

31
декабрь, 2013 ел
сишәмбе

2013 елның соңгы уку көне Олыяз урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен яңа заманча мәктәптә беренче уку көне булды. Олыяз урта мәктәбе коллективы яңа бинага күченде. 29 январьда биредә беренче линейка узды.
4 январь көнне 19.00 сәгатьтә ТАТАРСТАН ЯҢА ГАСЫР каналының “БАШВАТКЫЧ” программасыннан Кукмара уенчыларын карый алабыз. Барыгызны да экраннар каршына чакырабыз.
Республикада “Полиция Кыш бабае” пиар-акциясе бара. Акция барышында районыбызның полиция хезмәткәрләре тарафыннан тәртипсез яшәү рәвеше алып баручы гаиләләрне, дәүләт ярдәменә мохтаҗ булган балигъ булмаган балаларны ачыклау максатында рейдлар уздырыла, шулай ук полиция хезмәткәрләре, районыбызның оешма-предприятиеләре, мәгариф учреждениеләре, шәхси эшмәкәрләр көче белән әзерләнгән Яңа ел бүләкләре дә тапшырыла.
31 декабрьдә Җиңү паркы янындагы мәйданда Яңа елны каршылау бәйрәме үткәрелә.
2013 ел безгә нәрсәләр бирде, нәрсәләр алды?
2013 ел белән хушлашу мизгелләре җитте. Тарих битләренә бик күп вакыйгалар язып калдырды ул.
Кукмара пассажирлар автотранспорты предприятиесеннән алынган мәгълүматларга караганда, Яңа 2014нче елның бәйрәм көннәрендә, ягъни 1-8 гыйнварда автобуслар бәйрәм графигы белән йөриячәк. Сәбәбен: ”Бу көннәрдә халык вакытын күбрәк өйләрендә үткәрә, шуңа күрә пассажирлар аз була”,- дип аңлаттылар.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында наркотикларга каршы республика комиссиясенең бу елдагы соңгы утырышы үткәрелде.

“Зилант” спорткомплексында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне чаралары кысаларында өстәл теннисы ярышлары үтте. Анда районыбыздан һәм Вятка Аланыннан килгән 32 теннисчы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International