ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Яңа ел чорында Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге хезмәткәрләре район халкының иминлеген тәэмин итү максатында пиротехник эшләнмәләр тарату, саклау һәм кулланучыларны аерым контрольгә алалар.
20 декабрь көнне Зур Кукмара авылы «Ялкын» спроткомплексында 1996 һәм яшьрәкләр арасында Россия спорт мастеры Нурсил Галиев призына милли көрәш буенча турнир узачак.
ГРАЖДАННАР ИГЪТИБАРЫНА! 20 декабрьдә бушлай юридик ярдәм күрсәтү проектын тормышка ашыру кысаларында Кукмара нотариаль конторасы нотариуслары, прокуратура хезмәткәрләре һәм адвокатлар тарафыннан бушлай юридик хезмәт күрсәтү өчен Бердәм көн үткәреләчәк.
Казанда эшче яшьләрнең республика иҗат фестивале узды. 40 команданың 15е финалга үтте һәм “Пирамида”да Гала-концертта катнашты. Финалистлар арасында поселокның күппрофильле лицееның эшче яшьләре командасы да бар иде. Алар призлы өченче урынны алып кайттылар.
Район мәдәният идарәсе һәм “Хезмәт даны” газетасы редакциясе каршындагы “Салават күпере” иҗат берләшмәсе яшь, сәләтле җырчыларны барлау һәм үстерү максатыннан районыбызда җыр, моң сөючеләр арасында популяр булган, “Кукмара кышы” татар җыры бәйгесе үткәрәләр.
Район Советында терроризмга каршы район комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда Яңа ел бәйрәмнәре вакытында район халкының иминлеген саклау, терроризм куркынычсызлыгы чаралары күрү, мәгариф учреждениеләрендә терроризм һәм экстремистлыкка каршы җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү, экстремистлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүче затларны ачыклау, аларны кисәтү һәм башка мәсьәләләр каралды.

18
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе
2013 елның 28 декабреннән 2014 елның 7 январенә кадәр һәркөнне Казанның су спорты Сараенда “Су анасы һәм пиратлар байлыгы” дип аталган шоу үткәрелә.
17 декабрь көнне Район Башлыгы Рауил Рахматуллин Татарстан Республикасы Президенты каршындагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр Советының утырышында катнашты.
17 декабрь көнне Казан (Идел буе) Федераль университеты Советының утырышлар залында «Управление качеством и оценка эффективности в государственной и муниципальной сфере» дип аталган I Халыкара гамәли практик конференция узды. Коференция эшендә Кукмара муниципаль районы Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Диләрә Низамова катнашты.
14-15 декабрьдә Казан шәһәрендә 1995-1996 елда туган егетләр арасында милли көрәш буенча Рәсәй Беренчелеге узды. Давлетшин Ринат (Олыяз) авыр үлчәүдә Рәсәй Чемпионы булды. Ринатны зур җиңүе белән котлыйбыз, уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International