ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Район мәдәният идарәсе һәм “Хезмәт даны” газетасы редакциясе каршындагы “Салават күпере” иҗат берләшмәсе яшь, сәләтле җырчыларны барлау һәм үстерү максатыннан районыбызда җыр, моң сөючеләр арасында популяр булган, “Кукмара кышы” татар җыры бәйгесе үткәрәләр.
Район Советында терроризмга каршы район комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда Яңа ел бәйрәмнәре вакытында район халкының иминлеген саклау, терроризм куркынычсызлыгы чаралары күрү, мәгариф учреждениеләрендә терроризм һәм экстремистлыкка каршы җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү, экстремистлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүче затларны ачыклау, аларны кисәтү һәм башка мәсьәләләр каралды.

18
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе
2013 елның 28 декабреннән 2014 елның 7 январенә кадәр һәркөнне Казанның су спорты Сараенда “Су анасы һәм пиратлар байлыгы” дип аталган шоу үткәрелә.
17 декабрь көнне Район Башлыгы Рауил Рахматуллин Татарстан Республикасы Президенты каршындагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр Советының утырышында катнашты.
17 декабрь көнне Казан (Идел буе) Федераль университеты Советының утырышлар залында «Управление качеством и оценка эффективности в государственной и муниципальной сфере» дип аталган I Халыкара гамәли практик конференция узды. Коференция эшендә Кукмара муниципаль районы Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Диләрә Низамова катнашты.
14-15 декабрьдә Казан шәһәрендә 1995-1996 елда туган егетләр арасында милли көрәш буенча Рәсәй Беренчелеге узды. Давлетшин Ринат (Олыяз) авыр үлчәүдә Рәсәй Чемпионы булды. Ринатны зур җиңүе белән котлыйбыз, уңышлар телибез!
Түбән Кама шәһәрендә чаңгы ярышы буенча инвалидлар арасында Татарстан Республикасы Беренчелеге узды. Анда безнең район командасы уңышлы чыгыш ясады.

16
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе
Районыбызның 4 сыйныф укучылары арасыннан сәләтле балаларны ачыклау һәм аларга үсәргә ярдәм итү максатыннын, 12 декабрь көнне Зур Кукмара урта гомуми белем бирү мәктәбендә XII Бөтенрусия интеллектуаль марафонының муниципаль туры үткәрелде. Анда район мәктәпләреннән 19 бала катнашты.

14
декабрь, 2013 ел
шимбә
Ненец автоном өлкәсенең Нарьян-Мар шәһәрендә фин-угор халыкларының 5нче төбәкара фольклор конкурсы үтте. Бу бәйгедә районыбызның Югары Шөн авылы кызы Олеся Полатова катнашты. Үзенең чыгышларында удмурт халкының милли традицияләрен, иҗатын чагылдырып, ул зур җиңү яулады һәм “Печоряночка-2013” исеменә лаек булды. Олеся бүгенге көндә Удмурт дәүләт университетының удмурт филологиясе факультетында белем ала.
11 декабрь көнне Х.Вагапов исемендәге Березняк гомуми урта белем бирү мәктәбендә Харис Вагаповны искә алу кичәсе оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International