ЯҢАЛЫКЛАР


8
ноябрь, 2013 ел
җомга

Авыл мәдәният йортларында театр яратучылар өчен түгәрәкләр  уңышлы эшләп килә.  2 ноябрь көнне Мәмәшир авылы мәдәният йорты театр коллективы көче белән әзерләнгән Г. Камалның “Беренче театр”  пьесасы буенча  спектакль сәхнәгә куелды.

Починок Сутер авылы клубында “Көзге бал” кичәсе оештырылды. Бәйрәм программасында театрлаштырылган тамаша, уеннар һәм дискотека каралган иде.

Починок Сутер авылы клубында Халыклар дуслыгы көненә багышланган тематик кичә үтте.
5 ноябрь көнне район мәдәният йортында Халыклар дуслыгы һәм Татарстан Республикасы конституциясе көненә багышланган “Туган җирем мактала халкыбыз җырларында” дип аталган зур бәйрәм концерты оештырылды.
8 ноябрьдә Кукмара район Советының утырышлар залында икенче чакырылыш район Советының 30нчы сессиясе узды.

7
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

5 ноябрь көнне Олыяз авылында  төзелеп килүче 190 укучыга исәпләнгән, 40 урынга балалар бакчасы булган гомуми белем бирү мәктәбендә чираттагы техник киңәшмә үтте. Анда Район Башлыгы Рауил Рахматуллин, подряд оешмасы һәм төп инвестицион-төзелеш идарәсе вәкилләре катнашты. Киңәшмә барышында мәктәп территориясен төзекләндерү, җиһаз белән тәэмин итү һәм башка мөһим мәсьәләләр каралды. Эшләгән эшләргә нәтиҗә ясалды, бурычлар куелды.

Иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү Үзәге сәләтле укучылар өчен “Фәнгә омтыл” дигән өченче республикакүләм фестиваль игълан итә. Ул үз эченә “Экологик осталык”, “Иң яхшы видеоролик”, “Идеяләр ярминкәсе”, “Минем ачышым” дигән конкурсларны ала. Конкурсларга нәтиҗә 21 мартта Манзарас урта мәктәбендә ясалачак.

5 ноябрь көнне Кукмара А.М. Булатов исемендәге күппрофильле лицеенда  9-11 класс укучылары арасында интеллектуаль чемпионат үтте. Аны оештыручылар иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү Үзәге хезмәткәрләре. Чемпионатта районның барлык урта гомуми белем бирү мәктәпләреннән 150 бала катнашты. Укучылар 100 минут дәвамында 100 сорауга җавап яздылар. Нәтиҗәләр буенча һәр класстан “Иң интеллектуаль укучы” билгеләнә. Чемпионатның нәтиҗәләрен алдагы көннәрдә хәбәр итәрбез.

Мәмәшир урта гомуми белем бирү мәктәбендә, юл-транспот фаҗигаләрен кисәтү максатында “Куркынычсыз тәгәрмәч” дип аталган чара узды. Аны оештыручылар район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең пропаганда бүлеге инспекторы Нурсил Мортазин һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Маулит Шакиров. “Кызыллар”, “Яшелләр”, “Сарылар” төркемнәренә бүленеп, укучылар 8 төр конкурста көч сынаштылар. Конкурсларга Нурсил Мортазин бәя бирде, ялгыш киткән урыннарда аңлатма бирде. Барлык нәтиҗәләр буенча беренче урынны “Яшелләр”, икенче урынны “Сарылар”, өченче урынны “Кызыллар” командасы алды. Катнашкан балаларга грамоталар һәм бүләкләр, ә мәктәпкә веломипед тапшырылды.


6
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Авыл җирлекләрендә эшләүче участок полициясе хезмәткәрләренә тиешле шартлар тудыру максатында, узган ел республикада махсус программа кабул ителгән иде. Программа кысаларында районда әнә шундый ике административ-торак комплексы сафка басты. Бүген Түбән Өскебаш һәм Ныртыда төзелгән полиция йортлары тантаналы рәвештә куллануга тапшырылды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министры Артем Хохорин, район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International