4 ноябрь - Халыклар дуслыгы көнендә Кукмара туган якны өйрәнү музеенда ачык ишекләр көне оештырылды. Бу көнне музей экспонатлары белән 123 кеше танышты. Иң кечесенә 2 яшь булса, иң өлкәненә 86 яшь иде. Халыкның теләген исәпкә алып, музей коллективы ноябрьдән шимбә көнен 8 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр эш вакыты дип игълан итте.
1 ноябрьдә Кукмара 4нче номерлы мәктәбенең 10 сыйныфлары өчен, укучыларга юридик ярдәм күрсәтү максатыннан Хокук грамотлылыгы дәресләре узды. Аны Кукмара районы нотариусы Валеев Р.К. алып барды. Рафиль Кавиевич балаларны аларның төп хокук гарантияләре белән таныштырды. Укучыларның үзләрен ата-аналар белән балалар арасындагы мөнәсәбәт, эшкә урнашуга караган сораулар кызыксындырды. Рафиль Кавиевич мәктәпкә принтер бүләк итте.
1 ноябрь көнне Кукмара 3нче номерлы мәктәбендә “Россия Федерациясенең символикалары” дип исемләнгән Парламент укулары узды. Аны тарих укытучысы А.О. Корорлев алып барды.
Хэллоуин – безнең өчен яңа бәйрәм, аның килеп чыгышы борынгы Ирландия һәм Шотландия кельтларына барып тоташа. Һәр елны 31 октябрьдә билгеләп үтелә. Традициягә туры китереп, Кукмара 3нче номерлы мәктәбендә Хеллоуин бәйрәме үткәрелде. 1а, 4а, 4б сыйныф укучылары төрле костюмнар тегеп, кызыклы чара оештырлылар.
Ч. Айтматов исемендәге Гимназиядә “Китапка икенче тормыш бүләк ит” дип исемләнгән акция узды. Анда укучылар белән беррәттән укытучылар һәм ата-аналар да катнашты. Акция барышында мәктәп библиотекасына 100 дән артык китап бүләк ителде. Акциядә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерәбез!
Түбән Кама шәһәрендә киокусинкай каратэ буенча ярышлар узды. Анда Әлмәттән, Казаннан, Түбән Камадан, Зәйдән, Кукмарадан, Яр Чаллыдан, Бөгелмәдән, Баулыдан, Чистайдан, Свердловск һәм Самара өлкәләреннән 180 спортсмен катнашты. Безнең спротчыларыбыз яхшы әзерлек белән килделәр. Ислам Башаров икенче, Данил Авваумов, Адель Бикиев, Раиль Хасанов дүртенче, Алмаз Габдельганиев, Илхам Гарипов, Инсвф Самиев, Амир Самиев, Илнар Хабибуллин бишенче һәм алтынчы урыннарны алдылар.
Кукмара муниципаль район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Конституциясе көннәре уңаеннан района халкын бәйрәм белән котлады.