ЯҢАЛЫКЛАР


5
июль, 2013 ел
җомга

Бүген бистәбездә шатлыклы вакыйга – поселокның Гафиятуллин урамында “Тузган торакны бетерү” Федераль программасы кысаларында төзелгән йорт ияләренә тапшырылды. Өч катлы әлеге йортта 21 гаилә яшәячәк. Тантанада район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, “Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды” коммерцияле булмаган оешмасының башкарма директоры Тәлгать Абдуллин, Мамадыш “Стройсервис” җәмгыятенең генераль директоры Илфат Хаҗиевлар катнашты.

Барлык уңайлыклар тудырылган, матур итеп, зәвык белән төзелгән әлеге йортта авырмыйча, исән-имин яшәргә язсын!

Йорт ачылу тантанасыннан репортажны район газетасының алдагы саныннан укый аласыз.

Красный Октябрь авылында яшәүче Ибраһимов крестьян фермер хуҗалыгы “Кукмара” сөте җитештерә башлады. Ул 3,2 майлылыкта, 900 граммлы пакетларда чыгарыла. Сөтне поселок кибетләреннән сатып алырга мөмкин.

Мәчкәрә урта мәктәбендә инде яз көне башланган капиталь ремонт тулы көчкә дәвам итә. Бүгенгә ике катлы бинаның тәрәзәләрен алмаштыру бара, түбәнең ярты өлеше ябылып беткән. Наумир Сәмигуллин исемен йөртүче әлеге белем йорты үз ишекләрен тәүге тапкыр 1974 елда ача һәм моңарчы бер тапкыр да капиталь ремонт күрми. Агымдагы уку елында Мәчкәрә урта мәктәбендә 105  бала укыган, 20 укытучы хезмәт куйган. Чыгарылыш сыйныфны 11 укучы тәмамлаган.


4
июль, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Кукмара мәдрәсәсе каршында оешкан җәйге лагерьның ябылу тантанасы узды. Дин сабаклары, кызыклы уеннар, бәйгеләр, Универсиада уңаеннан оештырылган спорт чаралары белән үрелеп барган әлеге лагерьда быел 100дән артык бала ял итте. Ябылу тантанасында исә “Иң актив”, “Иң тиз килеп җитүче”, “Иң тиз ашап бетерүче”, “Иң пөхтә киенеп йөрүче”, “Иң камил Коръән укучы” кебек номинацияләр буенча махсус бәйге үткәрелеп, балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 Кукмара элеваторында игеннәрне урып-җыюга хәзерлек мәсьәләләренә багышланган республика зона семинары булды. Анда катнашучылар элеваторның яңа ашлык кабул итүгә әзерлеге, хезмәт шартлары, янгын һәм хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлеше белән таныштылар.


3
июль, 2013 ел
чәршәмбе
Июнь аенда Татарстанда республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән “Үз мәктәбеңә булыш” дигән акция старт алды. Акциянең оештыручылары – республика мәгариф һәм фән, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыклары, “Татмедиа” Республика агентлыгы. Әлеге акция җитәкчеләрне, эшмәкәрләрне һәм теләге булган һәркемне үзләре белем алган мәктәпләргә матди ярдәм күрсәтүгә тартуга юнәлдерелгән. Кукмаралыларны да бу акциядән читтә калмаска чакырабыз

10 июльдә, 10-12 сәгатьләрдә Татарстан Росреестр идарәсенең Кукмара бүлегендә "Кайнар линия" эшләячәк.

Күчемсез милеккә хокукны һәм алар белән алыш-биреш итүләргә дәүләт теркәве үткәрү турындагы сорауларга бүлек җитәкчесе Люция Шәкертова, дәүләт җир контроле буенча сорауларга дәүләт җир инспекторы Ильяс Закиров җавап бирә.

"Кайнар линия" телефоны: 8 (84364) 2-64-01


1
июль, 2013 ел
дүшәмбе
Кукмара үзәк китапханәсендә наркоманиягә каршы “Наркомания – билгесезлеккә юл” дип аталган әңгәмә-күргәзмә узды. Бу атнада исә Кукмара балалар китапханәсе күргәзмәләргә бай булачак, алар 5 июльдән эшли башлый. Владимир Сутеевның тууына 110 ел тулуга багышланган “Күңелле вакыйгалар”, Андрей Усачев тууына 55 ел тулуга багышланган “Шагыйрь-әкиятче”, Петр Перцов тууына 80 ел тулуга багышланган “Рәссам, иҗат һәм китаплар турында” дип аталган күргәзмәләргә рәхим итегез!

26
июнь, 2013 ел
чәршәмбе

Кукмарада узган "Кыр көне" республика семинар-киңәшмәсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International