Күптән түгел “Әсәнбаш” агрофирмасын яңа генераль директор – Фәрид Моталлапов җитәкли башлады. Читтән килгән кеше буларак, аны урындагы хәлнең торышы, беренче чиратта хәл ителергә тиешле проблемалар, алда торган бурычлар белән таныштыру максатыннан, район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин әлеге агрофирмада булып кайтты. Алар басуларда, “Заря” бүлекчәсенең терлекчелек комплексында булдылар, сенаж салуның торышы белән таныштылар.
Узган шимбәдә Казан шәһәренең Мирный бистәсе янындагы Каенлыкта халкыбызның милли бәйрәме – Сабан туе узды. Әлеге чараның XXVII Бөтендөнья студентлар Универсиадасы барган көннәрдә оештырылуы юкка түгел – бу көнне 126 илдән килгән яшь студентлар, спортчылар, җәйге спорт Уеннарының мәртәбәле кунаклары бәйрәм чараларында катнашып, татар халкының көнкүреше, милли гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән танышты, ял итте, күңел ачты. Сабантуйда унбер милли утар әзерләнгән иде. Арча, Алексеевск, Норлат, Тәтеш, Чүпрәле, Балык Бистәсе, Теләче, Буа, Лаеш, Питрәч районнары белән беррәттән, кукмаралылар да үзләренең милли утарында район тормышын чагылдырды.“Кукмара” капкасыннан бер керсәң, һич кенә дә чыгасы килерлек түгел...
“Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә балалар өчен төрле чаралар уздырылып килә. Кичә биредә тернәкләнү узучы балалар Ураза ае кысаларында Кукмара мәчете һәм мәдрәсәсенә экскурсиядә булып кайттылар. Бүген исә Казанда уза торган Универсиада-2013 уеннары уңаеннан спорт һәм сәламәтлек көне игълан ителгән иде. Биредә армреслинг, волейбол һәм башка төрле спорт уеннары оештырылып, җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Почтаның һәрбер шәһәр һәм авыл бүлекчәләрендә тимер юл һәм авиабилетлар сатыла. Кукмара почтамты администрациясе юлга җыенучыларны яки вахта ысулы белән эшләүчеләрне “Россия Почтасы” хезмәтеннән файдаланырга чакыра.
“Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Сабантуй бәйрәме быел 16нчы тапкыр уздырылды. Бәйрәмгә хәзерлек эшләре иртәдән үк башланды. “Баламишкин” тальянчылар ансамбленең моңлы тавышы тирә-юньгә таралып, һәркемне Сабантуйга дәште. Бәйрәмгә килүчеләрне “Тылсым” директоры Әлфир Гыйниятов, район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Лилия Каюмова, ветераннар советы рәисе Мияссәр Мансуров, район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Равил Нигъмәтҗановлар тәбрикләде. Милли уеннарда катнашучыларга истәлек бүләкләре тапшырылды. Бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды.