КАЗАН Башкалабыз Казанда көзге ярминкәләр башланды. Узган шимбәдә районыбызның барлык агрофирмалары, гаилә фермалары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, авыл җирлекләре, район кулланучылар җәмгыяте, шәхси эшмәкәрләр, "Аш-су" җәмгыяте Яңа Савин районының Адоратский базарында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек товарлары белән сату итте. Район кулланучылар җәмгыяте киез итек-киез комбинатының һәм металл савыт-сабалар заводының продукцияләрен дә алып килгән иде. Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков та ярминкәдә булып, сату итү, бәяләр белән кызыксынды, халык белән аралашты, кукмаралыларның авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү өлкәсендәге эшчәнлегенә уңай бәя бирде. Район Мәдәният йорты хезмәткәрләре кунакларны ипи-тоз белән каршы алып, казанлыларны үзләренең дәртле җыр-биюләре белән сөендерделәр.
15 сентябрьдә район мәгариф идарәсе мәктәптән тыш эшләр үзәге белән берлектә Җиңү паркы каршындагы мәйданда белем бирү учреждениеләре арасында "Юннат - 2012" дигән күргәзмә-ярминкә уздыра. Башлана иртәнге 9 сәгатьтә. Рәхим итегез!
14 сентябрьдә Татарстан Республикасы кеше хокуклары буенча Вәкиленең җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсендә (район Башкарма комитеты бинасы, 1нче кат, 2нче кабинет) гражданнарны чираттагы кабул итү үткәрелә. Бу көнне сезне полиция начальнигы урынбасары Рашат Гарифуллин кабул итәчәк. Кабул итү бүлмәсе 13 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр эшли. Телефон: 2-70-77.