ЯҢАЛЫКЛАР


1
ноябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Туембаш авылы халкы цивилизациягә тагын бер адым атлады - һәр хуҗалык, һәрбер учреждение бердәм су системасына тоташтырылды. Туембашлыларны сулы итү буенча башланган эшне төгәлләү тантанасына, авыл халкы белән тарихи мизгелне уртаклашырга  дип, район Башкарма комитеты җитәкчесе Р.Нотфуллин, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары И.Габдрахманов,  министрлыкның бүлек җитәкчесе И.Гафуров, "Татмелиорация" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры  Ә.Залаков, Саба ПМК "Мелиорация" оешмасы җитәкчесе И.Талипов һ.б.лар  килгән иде.

30
октябрь, 2012 ел
сишәмбе
Кукмара районының ведомстводан тыш сак бүлеге белән ике дистә елга якын Василий Михайлович Антипов җитәкчелек итте. Бүлек оешкан вакытлар турында менә ниләр сөйләде ул:

29
октябрь, 2012 ел
дүшәмбе
Кукмара муниципаль районы Советы Президиумы Кукмара муниципаль районы Советының егерменче сессиясен 31 октябрьдә 9 сәгатьтә Кукмара муниципаль районы Советының утырышлар залында чакырырга карар кылды
Агымдагы елның 29 октябреннән 1 ноябрьгә кадәр поселокның Ленин урамындагы переезд, тимер юлларның техник файдалану кагыйдәләре таләпләренә тәңгәл китерү өчен, ремонт эшләренә ябыла. Шунлыктан, переезд автотранспорт хәрәкәте өчен ябык булачак.
ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча ТР Президенты идарәсе белән берлектә хәрби хезмәткә чакырылыш буенча агымдагы елның 22 октябреннән 31 октябрьгә кадәр кайнар линия үткәрә.

Якташыбыз, Казан дәүләт медицина университетының 3нче курс студенты Элина Борһанова гел биш билгеләренә генә укыганы, фәнни-тикшеренү эшләрендә актив атнашканы өчен "Талантлы балаларга ярдәм" программасы кысаларында Россия президентының махсус премиясенә лаек булды.
"Форпост" үзәге директоры Г.Родыгина хәбәр итүенчә, Яр Чаллы шәһәрендә "Форпост" үзәге отрядларының республикакүләм спартакиадасы узган.

26
октябрь, 2012 ел
җомга
Кукмара балалар сәнгать мәктәбендә КФУның филология һәм сәнгать институтында белем алучы студентларның иҗади эшләреннән оештырылган күргәзмә булды. Күргәзмәне ачу тантанасында КФУ доценты, сынлы сәнгать кафедрасы мөдире Р.Салахов, музыка сәнгате доценты Д.Надырова, музыка сәнгате кафедрасы доценты, Бөтенроссия конкурслары лауреаты Н.Хөрмәтуллина, Мәдәният идарәсе начальнигы Г.Гареева, мәгариф идарәсе җитәкчесе Р.Мансуровлар катнашты

23
октябрь, 2012 ел
сишәмбе
ХӨРМӘТЛЕ РАЙОНЫБЫЗ МӨСЕЛМАННАРЫ, БӘЙРӘМ КУНАКЛАРЫ!

18
октябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Агрофирмалардан китерелгән 18700 тонна ашлык эшкәртелеп, саклауга урнаштырылса да, элеваторда эш күләме кимемәде. Катнаш азык цехында мөгезле эре терлекләр һәм дуңгызлар өчен өч төрле азык хәзерләнә. Ярма яру цехында җитештерелгән өч төрле продукциягә дә сорау зур. Икмәк пешерүчеләр дә эшсезлектән зарланмый: көн саен 1500 данә хуш исле, тәмле ипи кулланучыларга озатыла. Элеватор үз ашханәсен, кибетен генә түгел, барлык мәктәп, балалар бакчаларын да ипи, ярмалар белән тәэмин итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International