19 ноябрьдә С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә Рәмзия Гарифуллина Ч.Т. Айтматов исемендәге 1нче гимназиянең 3б сыйныф укучылары өчен Кыш Бабайның туган көненә багышланган «Ул – тылсымнар патшасы» дигән уен программа үткәрде. Балалар Кыш бабайның әкияти тарихы белән танышты, аның турындагы әдәби әсәрләрне искә төшерде, викторина сорауларына җавап бирде, табышмаклар чиште, уеннарда катнашты. Чара китапларга күзәтү һәм мультфильмнар карау белән тәмамланды.
2024 елның 19 ноябрендә медицина хезмәткәре Гөлүсә Галиәхмәтова «Сәламәтлек өчен витаминнар» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр белән әңгәмә үткәрде.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
2024 елның 17 ноябрендә Кукмара шәһәренең «Ягуар» һәм Казан шәһәренең «Зилант» командалары арасында 2011 елгы яшүсмерләр арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге матчы узды.
Алкоголь белән нык бәйләнеш сине көчсезләндерә: Россиядә алкогольгә бәйлелеккә каршы көрәш буенча «алкогольсез тормыш»кампаниясе старт ала
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
15 ноябрь көнне Кукмара үзәк китапханәсенә «АНО «ЦСП «НАЗ» үзәгендә ял итүче пенсионерлар экскурсияга килделәр. Уку залы китапханәчесе Сәлимова Тәскирә Харис кызы экскурсиягә килүчеләрне әдәби карта белән таныштырды. Абонемент бүлегенең эше турында сөйләде, китап күргәзмәләре, китап яңалыклары белән танышырды. Кунаклар уку залында якташ язучылар иҗаты белән таныштылар. Экскурсиягә килүчеләр, якташ шагыйрә Розалия Яппарова, Йосыф Хәнәфиев, Мәхмүт Исмәгыйлев шигырьләрен яратып укыдылар. Кунаклар видео-язмадан Сәидә Мөхәммәтҗанова һәм Фәрид Мифтахов башкаруында “Була белсәк иде кирәкле”, дигән җырны тыңладылар.