С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә Янил урта мәктәбенең 2 сыйныф укучылары өчен Рәмзия Гарифуллина «Кызыл китап битләре буйлап сәяхәт» дигән экологик сәгать үткәрде. Балалар Кызыл китап битләре буйлап мавыктыргыч сәяхәт итте. Китапханәче Кызыл китапның нәрсә икәнлеге, ни өчен аны булдыру кирәклеге, ни өчен китап битләре төрле төстә булуы турында сөйләде. Балалар конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.
12декабрьдә үзәк китапханәдә яшүсмерләр арасында укуны популярлаштыруда «Китаплар һәр чорга» проекты кысаларында А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 8 «а» сыйныфы укучылары өчен «Яңа китаплар укыгыз» исемле Библиокомпас үткәрелде. Китапханәче кеше тормышында китапның роле, яңа әдәбият алу ысуллары турында сөйләде, заманча әдәбиятка күзәтү ясады.
11 декабрь көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х., социаль ярдәм үзәге “НАЗ”да ял итүче пенсионерлар өчен, бөек кыргыз язучысы, дөнья әдәбияты классигы Чыңгыз Айтматовның иҗатына багышланган “Чыңгыз Айтматов дөньясы” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Китапханәче язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштырып үтте. Чара барышында ял итүчеләр якташыбыз, шагыйрь Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Газинур Моратның «Хөрмәтле Чыңгыз әкә ядкаре» дигән шигырен тыңлап үттеләр. Биредә дәваланучы Кадирова Гатифә үзе укыган “Анам кыры” әсәре турында фикерләр әйтеп үтте. Әлеге чара ахырында китапханәче язучы Чыңгыз Айтматов иҗаты турында “Татарстан”, “Мәйдан”, “Безнең мирас” җурналы битләрендә басылып чыккан мәкаләләргә күзәтү ясады.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
Консультация-кисәтү
метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында
2023 елның 10 декабрендә 18 сәгатьтән 11 декабрендә 18 сәгатькә кадәр
11 декабрьдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда төнлә һәм иртән һава температурасының -25 кадәр төшүе көтелә..-28, урыны белән 30га кадәр..-35 (Казанда -25, түбән урыннарда -28гә кадәр), көндез төньяк һәм көнчыгыш районнарда урыны белән -25 сакланачак.
Аномаль салкын һава торышы турында давыл кисәтүе.
8 декабрьдә, инвалидлар декадасы кысаларында, уку залы китапханәчесе Г. Ф. Заһидуллина, «Шәфкать» үзәгендә тернәкләнү узучы балалар өчен, «Изге һем өметле елмаю», дигән уен программасы үткәрде. Чара барышында балалар конкурсларда, уеннарда, викториналарда актив катнаштылар.
аномаль-салкын һава көтелә. Аз керемле. Явым-төшемсез. Җил төньяк-көнчыгыш 3-8 м/с. Минималь температура төнлә һәм иртән -30..-35˚, урыны белән көчле салкын -40˚. Максималь температура көндез -21...-26˚, урыны белән -28˚гакадәр. Юлларда бозлавык.
С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсе Ватан Геройлары көнен бәйрәм итүгә багышланган «Геройларга рәхмәт» Бөтенроссия акциясендә катнашты. Китапханәчеләр Муса Җәлил урамында яшәүчеләргә Советлар Союзы Герое –т атар шагыйре – герое Муса Җәлил турында мәгълүмат белән өчпочмаклы хатлар тапшырды.