23 индә «Нурминка» елгасы ярында «Современница»клубы әгъзалары өчен «Туган як гүзәллеге» дигән библиопикник уздырылды. Клуб җитәкчесе В.Г. Пахомова кызыклы программа әзерләде. Библиопикникта туган якның матурлыгы турында шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Клуб әгъзалары конкурсларда һәм “күркә ыргыту”, “барысы да киресенчә”, “кызыл җиләк” уеннарында кызыксынып катнаштылар. Аннары барысы бергә чишмә суы алырга бардылар, юлда дару үсемлекләре җыйдылар. Үләннәр кыштырдавы, кошларсайравы, табигый пейзажның матурлыгы, болар барысы да яхшы кәеф бүләк итте. Чара бик матур һәм файдалы булды.
2023 елның 27 июненә
2023 елның 26 июннең 18 сәгатьтән 27 июньнең 18 сәгатькә кадәр
Россия спорт министры ГТО нормативларын оештыру һәм үтәү буенча яңа методик киңәшләргә кул куйды.
Казан шәһәренең Тынычлык бистәсендә милли бәйрәм — Сабантуй узды.
26 июньдә наркотикларны куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы Халыкара көрәш көне билгеләп үтелә. Бу көнгә уку залы китапханәчесе Г.Ф. Заһидуллина, «Ялкын» яшүсмерләр клубы балалары өчен, «Наркотиклар һәм наркомания – гасыр афәте» дигән профилактик әңгәмә үткәрде. Китапханәче балаларга наркотикларның килеп чыгышы, наркотикларның кеше организмына зарарлы йогынтысы, дөньяның төрле илләрендә һәм Россиядә алар белән көрәшү ысуллары турында сөйләде.
21 июнь көнне Хәтер паркында "Хәтер шәме" акциясе узды, анда ветераннар оешмасы вәкилләре, сугышчы-интернационалистлар. Акция кысаларында Сугыш еллары җырлары яңгырады һәм шәмнәр кабызылды.
2023 елның 21 июнендә Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә инвалид балалар социаль педагог Турова Наилә Ринат кызы белән бергә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
22 июнь көнне район мәдәният йорты хезмәткәрләре "Бер минут тынлык" Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Акциядә катнашучылар Ватаныбызның азатлыгы өчен башларын салган 11 мең якташыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Депутатлар җәйге вакытка күчүне кире кайтарырга уйлыйлар
Бөтенроссия эшкә урнашу ярминкәсе 2023