ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

2023нче елның 10 апрелендә Кукмара шәһәренең Ч.Т.Айтматов исемендәге 1нче гимназиясе базасында “Татар малае-2023”, “Татар кызы-2023” бәйгеләренең финалы булды. Финалга 6 кыз, 3 малай сайлап алынган иде.


11
апрель, 2023 ел
сишәмбе

2023 елның 10 апрелендә Олимп спорт мәктәбе хезмәткәрләре чаңгы базасы территориясен җыештыруда катнаштылар

11 апрель көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә А.М.Булатов исемендәге күп профильле лицейның 1в сыйныф укучылары өчен китапханәче Рәмзия Гарифуллина китапханә буенча экскурсия һәм «Китапханәдә кунакта» дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде. Балалар китапханәнең төрле зоналары, китап күргәзмәләре, китапханә кагыйдәләре белән танышты, табышмаклар чиште, викторина сорауларына җавап бирде. Чара абонементта тәмамланды, балалар зур кызыксыну белән китаплар сайлады, уку өчен китаплар алды.

Эковесна - 2023

Эковесна - 2023

Эковесна - 2023


10
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

Кукмарадагы «Сугышчан кардәшлек» оешмасында мобилизациядә булган солдатлар өчен автомунча ясый башлаганнарын хәбәр иткән идек инде. Моның өчен «Экосервис» оешмасы үзләрендәге резерв МАЗ чүп җыю машинасын бирде һәм аны үзгәртеп ясау буенча оешмада зур хезмәт куелды. Әлбәттә, автомунчаны «Сугышчан кардәшлек» оешмасындагы ир-атлар гына эшләмәде. Матди яктан да, хезмәт көче белән дә күмәк ярдәм зурдан булды, һәм тиз арада ул өлгертелде дә. 

14-15 АПРЕЛЬДӘ БӨТЕНРОССИЯ ВАКАНТЛЫ ЭШ УРЫННАРЫ ЯРМИНКӘСЕ УЗАЧАК

2023 елның 7-9 апрелендә Җиңү көненә багышланган 2014 елгы командалар арасында хоккей буенча турнир узды. Ярышларда Кукмара, Мамадыш, Бөгелмә, Саранск, Теләче, Шуни шәһәрләреннән 6 команда катнашты. 

Эковесна - 2023


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International