22 декабрь көнне Үзәк китапханәдә "Салават күпере" иҗат берләшмәсенең яңа елны каршылауга багышланган " Яңа ел утырмасы "дип исемләнгән очрашуы булып узды. Чараны алып баручы китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы җирле язучыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, иҗади уңышлар теләде. Язучылар узып баручы елга йомгак ясадылар һәм киләчәккә планнар белән уртаклаштылар. Җырлар җырладылар, шигырьләр укыдылар, конкурсларда, викториналарда теләп катнаштылар. Чара дусларча чәй эчү белән тәмамланды.
20-21 декабрьдә Казанда АПКның яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы белгеч» һөнәри осталык республика конкурсы узды. Конкурс Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Аграр яшьләр берләшмәсе тарафыннан оештырылган «авыл яшьләре» программасын тормышка ашыру кысаларында узды.
21 нче декабрь көнне уку залы китапханәчесе Салимова Т.Х. үзәк китапханәдә “Сөембикә” кунаклары өчен “Сөембикә” журналына сәяхәт дигән әдәби сәгать үткәрде. Китапханәче журналның тарихы белән таныштырып үтте. Чарага килгән кунаклар “Азат хатын”, “Сөембикә”төркемнәренә буленеп төрле кызыклы биремнәр үтәделәр, шигырьләр сөйләделәр,жырлар башкардылар. Әлеге чара чәй табыны артында күңелле шартларда үтте.
Төрле истәлекләргә, чыгышларга, концерт номерларына бай булган бик җылы, эчкерсез очрашу булды ул.
Хөрмәтле Кукмаралылар!
26,27,28 декабрь коннәрендә иртәнге сәгать 8 дэн Кукмара ветеринария берләшмәсе котыру чиренә каршы мөгезле эре терлекләргә, могезле вак терлекләргә, эт-мәчегә түләүсез вакцинация уздыра. Прививка ясату мәҗбүри. Йорт хуҗаларының өйдә булулары сорала.
Укучыларның туган(удмурт һәм мари) телләре һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз!
МБГБУ “Кукмара шәһәре А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицей”да районының физик тәрбия укытучылары өчен " Физик тәрбия укытучысының профессиональ компетенциясен арттыру факторы буларак заманча мәгълүмат һәм педагогик технологияләр" темасына семинар үткәрелде.
Янгынга каршы режим вакытында 1-3 класслы куркыныч пиротехник эшләнмәләр куллану тыела.
Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы кысаларында укучылар өчен Кукмара 3 урта мәктәбендә "Мәгариф оешмаларында болыт сервисын куллану" темасына цифрлаштыру дәресе уткәрелде. Цифр дәресен 8 сыйныф укучылары өчен РТ Авыл хуҗалыгы хәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Н.Р.Залаков үткәрде.
Шагыйрь Газинур Моратка “Татарстан Республикасының халык шагыйре” дигән мактаулы исем бирелде. Абруйлы бүләкне аңа Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Чын күңелдән котлыйбыз!