ЯҢАЛЫКЛАР


22
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2022-2023 уку елына Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе планы нигезендә Кукмара шәһәренең 9 нчы «Миләшкәй» балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары өчен «Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә инновацион технологияләр " дип аталган зона семинары узды.

"А.М. Булатов исемендәге күппрофильле лицейда" башлангыч сыйныф укытучылары өчен "яңартылган ФГОС НОО гамәлгә ашыру шартларында кече мәктәп укучыларының проект һәм тикшеренү эшчәнлеген оештыру" темасы буенча республика семинары узды.


21
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

20 декабрь көнне район мәдәният йортында Ядегәр  авыл мәдәният йорты театр төркеме Т.Закировның "Яучылар" спектаклен сәхнәләштерделәр. Спектакль районкүләмендә үткәрелә торган авыл җирлекләре театр төркемнәре бәйгесе кысаларында үтте.

Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә шәфкать туташы Иксанова Юлия Сергеевна балалар белән «шәхси гигиена кагыйдәләре» дигән темага чираттагы «Медицина сәгате»уздырган.


20
декабрь, 2022 ел
сишәмбе

2022 елның 17-19 декабрендә «Дуслык» сәламәтләндерү -белем бирү комплексының «РОЦ» ДАҺБУнең структур бүлекчәсе базасында ХI (ачык) республика хокук турниры узды.

Бөтен ил буенча «Солдатка хат» Бөтенроссия акциясе бара. Кукмара районы гомуми белем оешмалары укучылары да читтә калмады.

2022 нче елның 16 нчы декабрендә Кукмараның 1нче номерлы гимназиясендә математика укытучылары өчен алдынгы педагогик тәҗрибәне уртаклашу максатыннан район семинары булып узды. Семинар кысаларында 1нче номерлы гимназиянең укытучылары узләренең эш тәҗрибәсен тәкъдим итте.

2022 елның 17 декабрендә Менделеевск шәһәрендә Ветераннар командалары арасында хоккей буенча турнир узды. Уеннар нәтиҗәләре буенча Кукмараның «ВКХ» командасы икенче урынны алды.

Тантанада катнашучылар, Илмир Кәшәпов белән Рузил Сабирҗановны искә алып, мемориаль такталарга чәчәкләр куйды.

19 декабрь көнне район мәдәният йортында Әсән- Елга авыл мәдәният йорты театр төркеме А.Әхмәтгалиеваның "Баш куям тезләреңә" спектаклен сәхнәләштерделәр. Спектакль районкүләмендә үткәрелә торган авыл җирлекләре театр төркемнәре бәйгесе кысаларында үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International