ЯҢАЛЫКЛАР


24
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген Кукмарадан өлешчә мобилизацияләү буенча чираттагы резервчылар төркеме Казанга сугышчан көйләүгә китте. Якыннарын хәрби комиссариатка озатырга хәрби хезмәткәрләрнең туганнары һәм дуслары җыелды.

Сәрдекбаш авылы китапханәсендә эшләп килүче кызыксындыру түгәрәге"Тәмле тамак"ның чираттагы дәресе узды. Бу юлы балалар белән мич бәрәңгесен тутырып, яңа төрле ризык әзерләп карадык. Эчлек өчен  кыяр,колбаса һәм йомырканы майонез белән болгаттык. Бәрәңгене икегә ярып эчен алдык һәм тутырдык. Шулай ук бәрәңге янына бутербродлар да ясадык. Соңыннан тәмле итеп чәйләр эчеп төрле уеннар уйнап күңел ачтык.

Ядегәр авылы китапханәчесе кече сыйныф укучылары өчен “Үз вакытының герое” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде.  Ул  укучыларга шагыйрьнең  төрле яклы талантлы кеше, рәссам һәм шагыйрь буларак, әле яхшы музыкант булуын, математиканы яратуын   турында сөйләде. Чарада «Белеет парус одинокий», «Утес», «Бородино» шигырьләре яңгырады.

22
октябрь, 2022 ел
шимбә

“Чиста шәһәр” оешмасы директоры Фирдәил Шәрипов сүзләренә караганда, агач үсентеләрен бер шәхси эшмәкәр питомниктан алып кайтып биргән.


21
октябрь, 2022 ел
җомга

 "Сугышчыга бүләк" акциясе кысаларында мәдәни-ял оешмаларының "Оста куллар" берләшмәсенә йөрүчеләр  Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы солдатлар өчен йон оекбашлар бәйләделәр (427 пар оекбаш, 84 пар бияләй бәйләнде).

Бөтенроссия онлайн "Туганнар-Сөеклеләр" яшь гаиләләр форумы

Зур Кукмара авылы китапханәчесе югары сыйныф укучылары өчен "Без күпмилләтле төбәктә яшәүчеләр!" дип исемләнгән мәдәният дәресе уздырды. Чара барышында китапханәче Гөлнур Хазиева күп милләт вәкилләренең Татарстан Республикасында яшәвен, һәм аларның рухи традицияләренең гасырлар дәвамында үсеш алганын, аларны Республикада яшәүче кайбер халыкларның характеристикалары, традицияләре һәм иҗаты белән таныштырулары турында әйттеләр.

Зур Кукмара авылы китапханәсендә“Шатлык” балалар бакчасына йөрүче нәниләр  өчен “Икмәк- безнең байлыгыбыз” дип исемләнгән әңгәмә- презентация күрсәтелде. Кичә ахырында “Чудо мельница” дигән мултьфильм карадылар.

Балаларга патриотик тәрбия бирү максатыннан һәм Россия солдатларының Украинадагы махсус хәрби операциясенә теләктәшлек йөзеннән, Зур Кукмара авылы китапханәсендә, М. Кәримнең “Сеңлем” әсәре буенча эшләнгән кино күрсәтелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International