ЯҢАЛЫКЛАР


20
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

20 октябрь көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә 4 нче мәктәпнең 8а сыйныф укучылары өчен китапханәче Нурия Гайнетдинова «Начарлыкка гадәтләнмә!» дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үткәрде. Ул презентация ярдәмендә сәламәт яшәү рәвешенең әһәмияте, тәмәке тартуның, алкоголизмның, наркоманиянең яшүсмер организмына тискәре йогынтысы турында сөйләде. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.

 

 

19 октябрь көнне район мәдәният йортының иҗат төркеме  һәм автоклуб Иске Йорт  авылы мәдәният йортында "Җыр - моңнардан күңел нурлансын" концерт программасын тәкъдим итте. Концерта "Сердәш"  вокаль  ансамбле  һәм  аерым жырчылар чыгыш ясады.  Концерт Украинада махсүс операциядә катнашучы хәрбиләргә теләктәшлек акциясе кысаларында үтте.

Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Экскурсовод һөнәре»дигән һөнәри юнәлеш бирү буенча чара узган.

19 октябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тармакның барлык хезмәткәрләрен Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлады.

19 октябрь  көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә «Росинка» экологик клубының чираттагы дәресе узды. Клуб җитәкчесе Рәмзия Гарифуллина «Туган як сукмаклары» дип исемләнгән экологик сәяхәт үткәрде. Чара барышында балалар туган як табигате, үсемлекләр һәм хайваннар төрләре белән танышты, уеннарда һәм конкурсларда катнашты, викторина сорауларына җавап бирде. Чара китапларга күзәтү ясау һәм мультфильм карау белән тәмамланды.

2022 елның 21 октябрендә #ЖильМолодымТР туры эфиры узачак


19
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Россия Федерациясе дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр (функцияләр) бердәм порталында кече торак пунктларны югары тизлекле мобиль интернетка тоташтыру өчен 2023 елда бөтенроссия тавыш бирүенең икенче этабы старт алды.

Һөнәрләрнең Бөтенроссия форумы

18 октябрьдә «Пушкин картасы» проекты кысаларында С.Ә. Әхтәмов исемендәге Манзарас авылы урта гомуми белем бирү мәктәнең 10 сыйныф укучылары өчен үзәк китапханә хезмәткәрләре «Үз уены» дигән КВИЗ үткәрделәр

 

18 октябрь көнне "Карендәшләр" керәшен халык фольклор ансамбле
"Балкыш" ("Сияние") Vll Республика фестиваленең гала-концертында чыгыш ясады. Концерт Г. Тукай исемендәге Дәүләт филармониясе сәхнәсендә үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International