2022 елның 8 октябрендә «Оштырма - Юмь урта мәктәбе» базасында Андрей Чернов истәлегенә багышланган Ачык Чемпионат һәм Кукмара муниципаль районы Беренчелеге кросс буенча үткәрелде. Ярышларда 130 кеше катнашты.
Иң зур байлыгыбыз – уртак хезмәт өчен янып-көеп йөргән, намуслы, җаваплы җитәкче кадрлар, белгечләр, механизаторлар, терлекчеләр, диелә котлауда.
7 октябрь көнне Кукмара үзәк китапханәсендә “Салават күпере” клубына йөрүче өлкәннәр өчен, Өлкәннәр көне уңаеннан «Гомер көзләренә кергәндә”дип исемләнгән аралашу кичәсе үткәрелде. Кичәдә китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы өлкәннәрне бәйрәм белән котлап изге теләкләрен җиткерде, бәйрәмгә багышланаган шигырьләр укыды, бәйрәмнең тарихы белән таныштырды. Шулай ук электрон презинтация күрсәтелде, өлкәннәргә төрле уеннар уйнатылды. Килгән кунаклар үзләренең гомер көзенә багышланган шигырьләрен укыдылар, бер-берсенә бәйрәм котлауларын җиткерделәр.
7 октябрь көнне район мәдәният йортының иҗат төркеме Өлкәннәр Декадасы кысаларында "Сезгә булган хөрмәтебез безнең йөрәк түрендә" дип исемләнгән хәйрия концерты белән "Наз" социаль үзәгендә чыгыш ясады. Программада өлкәннәрнең яраткан җырлары, көйләре яңгырады һәм халык биюләре оештырылды.
Укытучыларны һәм тәрбиячеләрне район башлыгы Сергей Димитриев район мәгариф идарәсе начальнигы Илфат Әхмәдуллин котлады.
6 октябрь көнне Өлкәннәр декадасы кысаларында Әсән Елга авыл мәдәният йортында бәйрәм концерты узды. Концертта район мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашты. Очрашу җылы һәм ихлас мөнәсәбәттә үтте.
2022 елның 11 октябрендә 13 сәгать 00 минутта Кукмара муниципаль районы Советы бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ратникова Р. А. гражданнарны кабул итә.
Язылу өчен Телефон: 2-70-53
2022 елның 29 сентябрендә безнең мәктәп укытучылары «Ак калфак»татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының республика семинарында катнашты.
Өлкән буын вәкилләре өчен сәхнәдә музыка бүлеге укучылары чыгыш ясады, шулай ук сәнгать бүлеге укучылары эшләре белән күргәзмә оештырылды.
6 октябрь көнне “Пушкин картасы” проекты кысаларында Кукмара үзәк китапханәсендә Ч.Т.Айтматов исемендәге № 1 гимназияның 8 класс укучылары өчен «Татар милли киеменең үзенчәлекләре” дигән очрашу үтте. Очрашу барышында укучылар татар милли киеменең тарихы, үзенчәлекләре, аларда татар халкының гореф-гадәтләре чагылышы турында белделәр. Викторина, конкурслар, бәйгеләрдә катнаштылар. Шулай ук электрон презинтация, видиоматериаллар һәм китап күргәзмәсе белән таныштылар.