ЯҢАЛЫКЛАР


6
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

 5 октябрьдә Кукмара муниципаль районы Советының зур залында район Башлыгы Кукмара шәһәренең күпфатирлы йортлары домкомнары белән очрашты.

2022 елның 5 октябрендә  «чаңгы ярышлары» бүлегендә тәрбияләнүчеләр арасында «Көзге Кубок» кросс һәм ОФП буенча традицион катнаш ярышлар узды. Укучылар 1 чакрымга кросста, сикерүдә, озынлыкка сикерүдә, гәүдәне күтәрүдә көч сынаштылар.

5 октябрь көнне  район мәдәният йорты халык театры " Пушкин картасы " проектын тормышка ашыру кысаларында А.М. Булатов исемендәге Күппрофильле лицейның актлар залында "Сине ташлап китә алмыйм" музыкаль спектаклен күрсәтте. Спектакль тәмамланганнан соң халык театры артистлары укытучыларны бәйрәмнәре белән котладылар.

4 октябрь көнне Өлкәннәр декадасы кысаларында Янцыбы авыл клубында зур бәйрәм концерты булып узды. "Җыр - моңнардан күңел нурлансын" концертында  «Карәндәшләр» фольклор ансамбле һәм районның иң яхшы башкаручылары чыгыш ясады.


5
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

5 октябрь көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә “Росинка” экологик клубының чираттагы дәресе – “Канатлар, тәпиләр һәм койрыклар” дип исемләнгән экокалейдоскоп узды. Китапханәче Рәмзия Гарифуллина балаларга хайваннарның гаҗәеп дөньясы турында сөйләде. Балалар төрле уеннарда катнашты, В.Бианки, Б. Житков, Е. Чарушин, Д. Мамин-Сибирякның әсәрләрен искә төшерде. Чара китапларга күзәтү һәм хайваннар турындагы видеороликларны карау белән тәмамланды.

5 октябрь көнне Үзәк китапханәнең уку залы китапханәчесе Загидуллина Г. Ф., «Шәфкать» үзәгендә тернәкләнү узучы балалар өчен «Алар һәрчак янәшәдә» дигән китапханә дәресе үткәрде.


4
октябрь, 2022 ел
сишәмбе

 "Сугышчыга бүләк" акциясе кысаларында мәдәни-ял оешмаларының "Оста куллар" берләшмәсенә йөрүчеләр  Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы солдатлар өчен йон оекбашлар бәйләделәр.

Халыкара өлкәннәр көне кысаларында мәдәни-ял учреждениеләре хезмәткәрләре " Өлкән буынны котлыйбыз" акциясенә кушылдылар.


3
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

2022 елның 1 октябрендә Саба районының Илебер авылында чаңгычылык ярышлары үткәрелде. Ярышлар нәтиҗәләре буенча Ситдыйкова Динә-2нче, 

Өлкәннәр көнендә С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә “Әбием өчен чәчәк бәйләме” дигән рәсем конкурсы булып узды. Балалар яраткан әбиләренә бүләк-рәсемнәр әзерләде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International