ЯҢАЛЫКЛАР


22
август, 2022 ел
дүшәмбе

19 август көнне Зур Сәрдек авылында "SAMOVAR-ART" дип исемләнгән район бәйрәме узды. Бәйрәм кысаларында фольклор коллективлары һәм аерым башкаручылар чыгыш ясады. "Иң яхшы самавыр" бәйгесендә төрле номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде, аларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм дискотека белән тәмамланды.

Кукмараның Комсомол мәйданы чын мәгънәсендә бал корты оясын хәтерләтте, чөнки монда инде традициягә әйләнгән чараларның берсе - бал бәйрәме булды.

Татарстан Республикасының «Әтиләр берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы вәкилләре Кукмарада районның ата-аналар берләшмәсе белән очрашу уздырды.

Канцтоварлар тутырылган яңа портфельләрне аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, физик мөмкинлекләре чикле 30 бала алды.

17 августта 2022 елның 5 сменасын тантаналы ябу булды. Рәсми өлештән соң «браталочка»- лагерь белән саубуллашу ритуалы күрсәтелде. Кичә учак һәм дискотека белән тәмамланды.


20
август, 2022 ел
шимбә

Утның үтергеч көче турында барысы да белә, ләкин янгын хакында килеп торган хәбәрләргә караганда, кешеләр еллар буе җыелган милекләрен: машина, гараж, йортларын, кайчагында гомерләрен дә үзләренең ваемсызлыгы аркасында югалта. 


19
август, 2022 ел
җомга

19 август көнне балалар музыка мәктәбе Үзәк китапханәсендә гитара һәм домрда уйнау буенча мастер-класс үткәрде. Чарада музыка мәктәбе укучылары һәм укытучылары катнашты.

18 август көнне Комсомол мәйданында җәйге уку залы эшләде. Үзәк һәм С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсе хезмәткәрләре РФ Дәүләт флагы көне уңаеннан «Россия Флагы-безнең горурлыгыбыз» дип исемләнгән танып-белү сәяхәте үткәрде. Балалар Россия символлары: герб, флаг һәм гимн белән танышты, викторина сорауларына җавап бирде, табышмакларга җавап бирде, шигырьләр укыды.

 

Үзәк 4-10 яшьлек балалар өчен булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International