Ринат Мөхәммәтшин кубогы уеннарында быел барлыгы 26 команда катнашты.
2022 елның 27 августында Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе урынбасары Римма Ратникова хоккей буенча тренер Илдар Ганиевка «Фидакарь хезмәт өчен»медален тапшырдылар.
27 август Кенәбаш авылында истәлекле вакыйга булды: яңа фельдшер-акушерлык пункты куллануга тапшырылды.
25 август көнне район мәдәният йортының иҗат коллективы һәм автоклуб Аш- Буҗи авылында яшәүчеләргә концерт программасы тәкъдим иттеләр.
Балачакны яклау мәсьәләләре буенча Дайджест
Цифрлаштыру елы уңаеннан әзерләнгән күргәзмәләр белән танышканнан соң, чыгышлар һәм тәбрикләүләр булды.
2022 елның 25 августында Кукмара «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә физиотерапия буенча шәфкать туташы Нәбиева Лилия Харис кызы «Организмны чыныктыру»дигән темага Медицина сәгате үткәрде.
25 август көнне Комсомол мәйданында җәйге уку залы эшләде. Үзәк һәм С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсе китапханәчеләре Җәлилчеләрне искә алу көненә багышланган “Алар безнең күңелләрдә” дип исемләнгән шигырь кичәсе үткәрде. «Җәлил һәм җәлилчеләр», «Җәлилчеләрне искә алу көне» дип исемләнгән китап күргәзмәләре оештырылды. Паркта ял итүчеләр шигырь сөючеләр башкаруында шигырьләр тыңлады.
Бүген Уразай авылында яшәүче тыл ветераны Тәскирә Хәйруллина үзенең 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Юбилярны район башлыгы Сергей Димитриев тәбрикләде һәм аңа Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды.
18-нче августа 10.30 Кукмара балалар музыка мәктәбендә «Милосердие» реабилитация үзәгенә йорүче балалар hәм аларның әти – әниләре өчен«Музыкаль терапия- Кукмара шәһәрендә музыка белән шөгелләнүчесәләмәтлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен җәйге музыка дәресләре» проектныңконцертыутте.