ЯҢАЛЫКЛАР


19
август, 2022 ел
җомга

Әлеге чара Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан үткәрелде.


15
август, 2022 ел
дүшәмбе

14 августта Казан шәһәренең "Позитив урамнар" командасы, Кукмара форпосты һәм Миром парк белән берлектә скутер, BMX, скейтборд дисциплиналарында "Районга район" сайлап алу ярышлары үткәрде.

1-нче августан башлап 18-нче августка кадәр Кукмара балалар музыка мәктәбендә “Татнефть” Ярдәм Фондының грант ярдәме кысаларында, Кукмара шәhәрендә музыка белэн шөгелләнүче сәләмәтлекләре чикләнгән балалар hәм яшь үсмерләр өчен “Җәйге музыкаль терапия” дәресләре бара.

Дәрес барышында балалар урамда  булган куркыныч хәлләр турында фикер алыштылар. Түгәрәкләрне  дөрес  итеп ябыштырырга,  светофор ясаганда эзлеклелекне  югалтмаска ойрәнделәр. Дәрес ахырында балаларга «Кызыл-яшел», «Светофор» дип исемләнгән дидактик уеннар тәкъдим ителде.

14 август көнне Күкчә авылында чишмә бәйрәме (Асиябикә чишмәсе) узды. 

13 август көнне Лубян авылында Урман-техника көллияте стадионында  төрле еллар көллиятне тәмамлаган студентлар белән   очрашу булды.

12 август көнне район мәдәният йортының иҗат коллективы һәм автоклуб Березняк авылында яшәүчеләргә концерт программасы тәкъдим иттеләр. Чара «Кичке уен» формасында узды татар халык һәм заманча җырлары яңгырады, тамашачылар белән халык биюләре оештырылды. Программада район мәдәният йортының иҗат коллективы белән «Тамчы» бию төркеме, "Сылу кызлар", Зиля Зиннатова һәм  Ильназ Гильмутдинов дуэты, шулай ук аерым башкаручылар  чыгыш ясады.

Уникенче көн чараларга бай булды. Көндез "су уеннары" эстафетасы узды. Уен күңелле үтте, һәр команда бу ярышта җиңәргә тырышты. Балалар үзләренең җитезлекләрен, тизлеген һәм бергә эшли белүләрен күрсәттеләр.

Унберенче көн күңелле булды. Көндез " нәрсә? Кайда? Кайчан".Интеллектуаль көрәш тәрбияләнүчеләргә бик күп эмоцияләр алып килде, барысы да стандарт булмаган бурычларны хәл итү буенча югары белем дәрәҗәсен һәм осталыкларын күрсәтергә теләделәр.


12
август, 2022 ел
җомга

Кукмара «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә даими рәвештә Медицина сәгате уздырыла. Гөлчәчәк Илдар кызы Шакирҗанова үткәргән дәрестә «телефонның күрү сәләтенә йогынтысы»турында сөйләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International