ЯҢАЛЫКЛАР


21
июнь, 2022 ел
сишәмбе

21 июнь көнне үзәк һәм С.В.Михалков исемендәге балалар китапханәсе хезмәткәрләре  Гөлнара Заһидуллина һәм Фирдания Закирова «Нараткай» сәламәтләндерү лагерында ял итүче балалар өчен “Җәйге уеннар” дип исемләнгән күңел ачу программасы оештырдылар. Чара барышында балалар викторина сорауларына җавап биреп, төрле уен-бәйгеләрдә актив катнашты.

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.

С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче гимназиянең мәктәп яны лагере балалары өчен китапханәче Нурия Гайнетдинова хәтер көненә багышланган «Бөек батырлык тарихны саклый» дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрде. Ул балаларга сугыш халыкка күпме кайгы-хәсрәт китерүе турында сөйләде. Балалар тылдагы авыр хезмәт еллары, яшүсмерләрнең партизан отрядларында һәм фронттагы батырлыгы турында белде, шулай ук герой-пионерларның исемнәрен һәм батырлыкларын искә төшерде. Чара китап күзәтү белән тәмамланды.

 


20
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

20 июнь көнне С. В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре Ләйсән Әхмәтова һәм Фирдания Закирова Ч.Т. Айтматов исемендәге 1 нче гимназиянең мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен «Җәй-могҗизалы вакыт!» дип исемләнгән конкурс-уен программасы үткәрде. Балалар конкурсларда һәм уеннарда актив катнашты, төрле биремнәр үтәде, кызыклы викторина сорауларына җавап бирде, табышмаклар чиште.

Чарага 2021-2022 уку елы өчен «Укучының мәдәни көндәлеге» Республика мәдәни-белем бирү проекты кысаларында «Укучының иң яхшы мәдәни көндәлеге» конкурсында җиңүчеләр чакырылган иде. Китапханә директоры Касимова Резидә Хәкимулла кызы аларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.

 

20 июнь көнне Үзәк китапханә китапханәчесе Пахомова В.Г., «НАЗ» үзәгендә, яшьләр өчен, яшьләр көненә багышланган «Яшьләр-ул бик шәп «дип исемләнгән конкурс – уен программасы үткәрде. Чара барышында катнашучылар бәйрәмнең тарихы турында белделәр, музыкаль конкурста катнаштылар, СЖ турында викторинада катнаштылар, табышмаклар чиштеләр.

Казан шәһәренең Мирный бистәсе янындагы Каенлыкта халкыбызның милли Сабантуй бәйрәме узды. Кукмаралылар да әлеге бәйрәмгә үз өлешләрен керттеләр: халкыбызның көнкүреше, гореф-гадәтләре, һөнәр-кәсепләре, мәдәниятләрен чагылдырган ишегалды тәкъдим иттеләр.


18
июнь, 2022 ел
шимбә

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе бизнес вәкилләрен электрон документ әйләнешенә – хезмәттәшлекнең заманча һәм ышанычлы ысулы-күчәргә чакыра. Бүген электрон документ әйләнеше тагын да үтемлерәк булды, чөнки хәзер квалификацияле электрон култамга (КЭП) теләсә кайсы салым органында бушлай алырга мөмкин.


17
июнь, 2022 ел
җомга

17 июль көнне «Наркотикларсыз тормыш» айлыгы кысаларында, хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Пахомова В.Г., «НАЗ» үзәгендә, яшьләр өчен “Тормышны сайла” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара барышында яшьләр белән сәламәт яшәү рәвеше, зарарлы гадәтләрнең, шул исәптән наркотик чараларның организмга йогынтысы турында сөйләштеләр. Чара ахырында барлык катнашучыларга да әлеге тематикага багышланган буклетлар таратылды.

 

 

10.06.2002 Кукмара муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Россия көне уңаеннан 14 яше тулган Россия гражданнарына тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасы узды.
Чара Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимны астында ачылды.

15 июнь көнне районның тәрбиягә бала алган һәм опекун гаиләләре Йошкар-Ола шәһәрендә, Марий Эл Республикасы башкаласында булдылар. Экскурсия Брюгге яр буенда узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International