Манзарас авылы киапханәчесе бишенче сыйныф укучылары белән "Табигатькә мәхәббәт белән" дип исемләнгән экологик викторина үткәрде. Чара барышында балалар табигатьнең гаҗәеп дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылды. Табигатьне саклауда кешенең нинди роль уйнавын белде. Балалар актив әңгәмә кордылар, сорауларга җавап бирделәр, кешенең әйләнә-тирә мохит белән бәйләнешен билгеләделәр. Югалган хайваннар турында видеороликлар, кеше тормышында урманның роле турында карадылар, кеше гаебе белән барлыкка килгән экологик проблемалар белән таныштылар.
Бүген Кукмарада шатлыклы вакыйга булды.
Кышкы Уеннар-сәламәтлек өчен гадәти булмаган шатлык һәм файда.
"Гаилә нигезе булып тора,- диде Рәдиф хәзрәт, - мәхәббәт һәм тугрылык, ягъни якыннарына карата хөрмәт, әхлакый васыятьләргә катгый тикшерү.
Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге һәм районның «Игелек» тәрбиягә бала алган ата-аналар клубы тарафыннан ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган, тәрбиягә бала алган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар арасында 23 февраль һәм 8 март көннәренә багышланган рәсем һәм кул эшләре конкурсы үткәрелде.
Чишмәбаш авылы китапханәсендә балалар белән һәрдаим ял сәгатьләре үтеп тора. Өстәл уеннары белемнәрне үстерергә,фикерләргә, хәтерне яхшыртырга, уйларга өйрәтә. Шулай ук , балалар уен барышында нәтиҗәләр һәм карарлар кабул итәргә, бер-берсе белән аралашырга өйрәнәләр.
Атна дәвамында Трыш авылы китапханәсендә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «8 Мартка бүләкләр» дип исемләнгән мастер-класслар үткәрелде. Мастер-класс барышында балалар үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Балалар кистеләр, ябыштырдылар, эш өчен формалар һәм материаллар сайладылар. Һәркем барысын да мөмкин кадәр яхшырак башкарырга тырышты. Кемдер хәтта әнине генә түгел, ә Әбине дә шаккатыру өчен ике открытка ясарга да өлгергән. Иң яхшы бүләк – үз куллары белән ясалган бүләк, димәк, әниләр иң тылсымлы открытка алачак.
Трыш авылы китапханәсендә «Иң сөйкемле һәм яраткан кешем» дип исемләнгән әдәби-музыкаль композиция үткәрелде. Китапханәче барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котлады, кешелекнең гүзәл яртысына багышланган шигырьләр укыды. шигырьләр, җырлар, биюләр яңгырады.
Манзарас авылы китапханәчесе “Китаплар янында кунакта” дип исемләнгән китапханә сәгате үткәрде. Чарага Манзарас авылы мәктәбенең беренче сыйныф укучылары чакырылды. Балаларны китапханә белән танышты нәрсә ул формуляр, вкладыш, фонд турында кыскача аңлатманы тыңлап үттеләр.
Манзарас авылы китапханәчесе “Китаплар янында кунакта” дип исемләнгән китапханә сәгате үткәрде. Чарага Манзарас авылы мәктәбенең беренче сыйныф укучылары чакырылды. Балаларны китапханә белән танышты нәрсә ул формуляр, вкладыш, фонд турында кыскача аңлатманы тыңлап үттеләр.