ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2021 ел
җомга

3 нче декабрь көнне Кукмара «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тарихи датага - Билгесез солдат көненә багышланган чара узган.

 


2
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2 декабрь көнне С.В.Михалков исемендәге балалар китапханәсендэ Сәрдекбаш урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары өчен китапханәче Нурия Гайнетдинова экскурсия һәм «Аның зурлыгы – китап» дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде. Балалар китапның килеп чыгу тарихы белән танышты.

2 декабрь көнне Үзәк китапханәдә инвалидлар көненә багышланган түгәрәк өстәл узды. Түгәрәк өстәлдә Җамалиева С. В. (ОСЗМТЗ һәм ТРТ башлыгы), Төхбәтуллина М. Г. (УПФР идарәсе башлыгы), Димитриев Р. П. (баш табиб урынбасары), Әхмәтшина А. Г. (Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары) чыгыш ясадылар.  Катнашучылар белгечләргә  үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар

Районда 5378 инвалид кеше исәпләнә, шуларның 224е – балалар.

Һәр халыкның аерым бер мәхәббәт белән яраткан шәхесләре була. Татар музыка дөньясында хатын-кызлардан беренче композитор Сара Садыйкова - халык ихтирам иткән талантларның берсе. 2 декабрь көнне  Чишмәбаш авылы китапханәчесе  балалрга Сара Садыйкованың тууына 115 елына багышланган "Калфаклы сандугач" чарасын тәкъдим иттеләр. Укучыларыбыз калфак рәсемнәрен төсле карандашлар белән бизәп һәрберсе аерым стильдә яңа калфак үрнәкләре ясап ярыштылар, шул ук вакытта Сара апалары иҗат икән моңлы, дәртле, лирик, табигатькә соклану, туган якка мәхәббәт, дусларга хөрмәт, тормышта ямь, матурлык тойгылары аша сугарылган матур җырларын тыңлап һәрберсенең күңелләренә уелып сокланып тыңладылар.

Халыкара СПИД ка каршы көрәш көнендә Туенбаш авыл китапханәчесе "Кызыл тасма" акциясе үткәрде. Көн дәвамында китапханәче «ВИЧ нәрсә ул?», «СПИД - ХХ гасыр чумасы» кебек яшь төркемнәре укучылары белән мини-әңгәмәләр үткәрде. Әңгәмәдә катнашучылар СПИД һәм аның профилактикасы турында белделәр; ВИЧ-инфекциялеләрнең хокуклары бармы; әгәр "юк" дип әйтергә кирәк булса, ситуациядән ничек чыгу юллары ачыкланды.

Бу көнне бөтен ил буйлап төрле мәгълүмат чаралары уза, алар дөньяның барлык регионнары буенча таратыла торган ВИЧ һәм СПИД пандемиясенә каршы көрәштә оешкан көчләрне ныгыту эшенә хезмәт итә.

 Түбән Комар авылы китапханәчесе Бөтендөнья СПИД ка каршы көрәш көненә багышланган акция үткәрде.  СПИД белән көрәшү символы булып кызыл тасма тора, бу өлкәдә бер генә акция дә хәзер аннан башка узмый.  Чара барышында  өстәл теннисы, шашка һәм шахмат буенча турнирлары узды, "Без тормышны сайлыйбыз"дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде. "Сак булыгыз - СПИД!"дип исемләнгән буклетлар  таратылды.

Озын гомерле кешеләрне, ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен юбилее белән котлау матур гадәт, алар безнең район үсеше өчен күп еллар хезмәт куйган кешеләр. 2 декабрь көнне Түбән Өскебаш авылы китапханәчесе Фирдәвия Камил кызы  китапханәнең иң актив укучысы юбиляр Фәрхуллина Маруся Кәгир кызын 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа сәламәтлек, тормыш сөючәнлек һәм оптимизм теләде.

Очрашуда ата-аналар бер-берсе белән тигез аралаша алдылар. Әңгәмә тәрбиягә бала алган ата-аналарны укыту һәм аларның компетентлыгын арттыру максатыннан үткәрелде.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары гражданнарны уртак кабул итү


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International