Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 27 ноябрь көнне «Оригами безнең тормыш»дип исемләнгән иҗади сәләтләрне үстерү буенча чара узган.
25 ноябрь көнне Кукмара «Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен экологик дәрес үткәрелде
«Чыршы кисмәгез!». Мондый дәреснең максаты-табигатькә сак караш, урман чибәркәйләренең-чыршыларның сакланышы.
Чишмәбаш балалар бакчасында “Әниләр көне”дигән бәйрәм булып узды. Бу көнне балалар җырлар, биюләр, шигырьләр белән үзләренең әниләрен, әбиләрен бәйрәм белән котладылар. Балалар үз куллары белән ясаган бүләкләр әзерләделәр. Бәйрәм бик куңелле үтте.
29 ноябрь көнне Кукмара үзәк китапханәсенә "Түбән Өскебаш авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе" өлкән сыйныф укучылары килде. Хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Саттарова Л.Р. алар өчен китапханәгә экскурсия үткәрде, үз теләкләре буенча теләсә нинди китап сайлау тәртибе, ай саен яңартыла торган күргәзмәләр, китапханәгә алына торган периодик басмалар белән таныштырды. Аннары очрашу конференц-залда дәвам итте, анда « Әкияти серле гүзәл ягым Кукмарва» дип исемләнгән компьютер презентациясе белән әңгәмә үткәрелде . Әңгәмә барышында Лилия Рәис кызы җирле язучыларның иҗаты , шәһәребезнең тарихы, истәлекле урыннары, җирле язучыларның иҗаты белән таныштырды.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Кәркәвеч авылы китапханәчесе мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбияләү төркемендә “Җомак әйтәм – җавап тап” исемле уен -дәрес үткәрде. Әлеге чарада балалар, табышмакларга җавап эзләп, үзләренең зирәклекләрен, мәкальләрнең дәвамын әйтеп, белемнәрен, татар сүзләренең мәгънәләрен аңлата белүләрен күрсәттеләр.
Гадәттәгечә, ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Россиядә Әниләр көне билгеләп үтелә. Бәйрәм алдыннан Асан-Елга авыл китапханәчеләре авыл халкын "Тормыш һәм җылылык бүләк итүчеләр өчен" дигән бәйрәм концертына чакырдылар. Беренче чыгышлар мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм кече сыйныф укучыларына бирелде, алар әниләр өчен җырлар, шигырьләр башкарды, әниләр белән уеннар үткәрелде. Аннары чыгышын өлкән сыйныф укучылары дәвам итте, алар биюләр һәм җырлар башкарды. Балалар әниләренә һәм әбиләренә үз куллары белән ясаган открыткалар һәм бүләкләр тапшырдылар. Концерт тамашачылары уңай хис-кичерешләр һәм яхшы кәеф алды.
Важашур авылы китапханәчесе башлангыч сыйныфлар өчен «Твои первые словари, энциклопедии справочники» дип исемләнгән эзләнү уены үткәрде. Чара белешмә әдәбияты белән танышуга энциклопедияләр, сүзлекләр, белешмәлекләр, алардан файдалану күнекмәләренә өйрәтүгә багышланган иде. Алынган белемнәрне ныгыту өчен «Бу китаплар барысын да белә» дип исемләнгән уен-эзләнү үткәрелде. Биремнәрне үтәү өчен укучылар "Зур Россия энциклопедиясен" кулланганнар.
«Әни, мин сине яратам» күргәзмә Ядегер авыл китапханәсендә күрсәтелде. Ә "Укучы" түгәрәге әгъзалары бу көнне "Әнигә открытка" акциясендә катнашты. Әниләре мәхәббәте өчен рәхмәт йөзеннән килгән әниләргә һәм әбиләргә бәйрәм символлары - “Онытылмас аю” белән котлау открыткалары тапшырдылар.
Ел саен 24-30 ноябрь көннәрендә илебездә «Театр һәм балалар» Бөтенроссия атналыгы уза. Чараның максаты балаларны театр буларак сәнгатьнең гүзәл төренә җәлеп итү, аның төрләре, күренекле театр әһелләре исемнәре белән танышу. Тематик атна кысасында Асан - Елга модель авыл китапханәсендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм кече сыйныф укучылары белән “Театр турында балаларга” дип исемләнгән тематик дәрес үткәрелде. Балалар перчаткалы курчаклар турында белделәр һәм “Мактанчык әтәч” татар курчак спектакленнән өзек карадылар. Китапханәдә бөтен тематик атна дәвамында «Барысы да театр турында» китап күргәзмәсе эшләп килә.
Асан - Елга модель авыл китапханәсе кече сыйныфлар өчен "Изге кул белән ярдәм ит, яки Бөтендөнья китапханәдә сәламләү көне" дип исемләнгән уен программасы үткәрде. Чара барышында балалар көн саен файдалана торган сәламләү сүзләрен искә төшерде, шулай ук бер-берсен башка илләрдә яшәүчеләр - эскимослар, Япония, Тибет, Һиндстан, Кытай, Яңа Зеландия һәм башкалар кебек сәламли алдылар.