Байлангар авылы китапханәчесе әниләр көне уңаеннан кече яшьтәге мәктәп укучылары белән “Әниемнең җылы кочагы” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Ана-тормыш нигезе”дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Чара танылган шагыйрьләрнең балалар өчен әниләр турында язган шигырьләре белән тәмамланды.
Трыш авылы китапханәчесе башлангыч класс укчылары белән берлектә әниләр көненә багышланган “Рәхмәтлемен сиңа әнием” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрде. Кичәдә әниләргә багышланган шигырьләр ,җырлар җырланды. Укучылар әниләренә бүләкләр әзерләделәр.
Кәркәүч авылы китапханәчесе яшь кулланучылар өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча "Юл хаталарны кичерми"дип исемләнгән викторина үткәрде. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен йөртүчеләр һәм җәяүлеләр тарафыннан саклау һәм үтәү - урамда куркынычсыз хәрәкәтнең нигезе ул. Барысы да, әлбәттә, юлда үз-үзләрен дөрес тота белә, әмма юл хаталарны гафу итми. Шуңа күрә юлларда сак булсак иде.
Әниләр көнен бәйрәм итү алдыннан Әсән-Елга модель авыл китапханәчесе укучылар өчен “Әнием, иркәм!” дип исемләнгән рәсем конкурсы уздырды. Китапханәче катнашучыларга бәйрәм барлыкка килү тарихын сөйләде. Чара барышында балалар үзләренең яраткан әниләренә рәсемнәр ясадылар. Һәм һәр бала, үзенең рәсеменә карап, үзенең гадәттән тыш әнисе турында сөйләргә тырышты. Чара азагында барысы да “Әни куллары ” шигырен тыңладылар.
Яниль авылы китапханәчесе әниләрнең якты бәйрәме алдыннан “Әнинең җылы кочагы” дип исемләнгән тематик кичә үткәрде. Чара башланганда китапханәче барлык әниләрне бәйрәм белән котлады, - аларга әлеге бәйрәмнең барлыкка килү һәм үсеш тарихы турында сөйләде. Чара эчтәлекле һәм якты презентация белән үрелеп барды. Балалар кроссвордны чиштеләр, табышмакларга җаваплар таптылар, шагыйрьнең күңелле һәм дәртле шигырьләрен сөйләделәр, “Урман әкияте” дигән инсценировканы күрсәттеләр.
Начар метеорологик күренешләр турында шторм кисәтү
2021 елның 27 ноябрендә ветераннар командалары арасында Халыклар бердәмлеге көненә һәм илебез хоккееның 75 еллыгына багышланган хоккей турниры булып узды. Турнирда Кукмара, Арча, Сосновка, Балтач, Байлар Сабасы шәһәрләреннән командалар катнашты.
26 нчы ноябрь көнне Кукмара «Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен иҗади сәләтләрне үстерү буенча дәрес үткәрелде. Дәрестә балаларны «традицион булмаган рәсем ясау техникасы»технологиясе белән таныштырдылар.
2021 елның 9 декабрендә 10.00 сәгатьтә Россия Салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләр өчен " иминият взнослары буенча шәхси эшкуарларның теркәлгән түләүләрен түләү тәртибе. 2022 елда иминият взносларының түбәнәйтелгән тарифлары. Салым салуның махсус салым режимнарын куллану үзенчәлекләре»темасына вебинар уза.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.