Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне 2021
Узәк китапханәдә Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланган көнне багышланган «Дорогами второй мировой» дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде.
2021 елның 2 сентябрендә «Экстремизмга-ЮК! " айлыгы кысаларында чаңгы ярышлары буенча баш тренер Илфар Сәләхов сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан үз тәрбияләнүчеләре арасында күп төрле ярышлар үткәрде.
2 сентябрь көнне Үзәк һәм С.В.Михалков исемендәге балалар китапханәсе хезмәткәрләре Комсомол мәйданында бердәмлек көненә багышланган «Без хәтерләргә тиеш" дип исемләнгән хәтер дәресе үткәрде. Китапханәчеләр теракт янау очрагында һәм экстремаль хәлләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләде, шулай ук «Терроризм: вакыйгалар һәм фактлар» дип исемләнгән китап күргәзмәсендәге тәкъдим ителгән китаплар белән таныштырды. Барысына да белешмәлекләр, буклетлар таратылды.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
Начар метеорологик күренешләр турында шторм кисәтү
2021 елның 27-29 август көннәрендә Кукмара шәһәрендә шәһәр көненә багышланган 2011 елда туган командалар арасында хоккей буенча турнир узды. Турнирда Яр Чаллыдан, Кукмарадан, Арчадан, Сыктывкардан, Уфадан, Кировтан командалары катнашты.
2021 елның 25-28 августында Бөгелмә шәһәрендә Бөгелмәнең 240 еллыгына багышланган 2008 елгы командалар арасында хоккей буенча турнир узды. Турнирда Усть - Кинельскийның «Академия», Туймазы «Девон», Самарадан «Олимп», Бөгелмәдән «Арслан», Кукмарадан «Олимп», Чаллыдан «Чаллы» командалары катнашты.
2021 нче елның 27 нче августында Байлар Сабасында Татарстан Республикасы көненә багышланган чаңгы буенча ярышлар узды. Ярышлар 8 категория буенча узды, анда пьедестал өчен кискен көрәш барды. Барлык катнашучылар да бик күп хис-кичерешләр, яхшы әзерлек алдылар һәм киләсе кышкы сезонга тәҗрибә тупладылар.