2021 елның 4 июнендә тренерлар Илдар Ганиев һәм Андрей Туктамышев «Наркотикларсыз тормыш» республика наркотикларга каршы акциясе кысаларында сәламәт яшәү рәвешен профилактикалау буенча «Сәламәтлек иленә сәяхәт» дигән күңелле стартлар уздырдылар.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
6 июнь һәр елны Россиядә Пушкин көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Кукмара үзәк китапханә китапханәчесе Пахомова Валентина Геннадиевна укучылар һәм шәһәр халкы өчен китапханә территориясендә «В память о Пушкине» дигән күргәзмә әзерләде. Биредә шулай ук «Мы вновь читаем Пушкинские строки», исемле акция үткәрелде. Әлеге акциядә өлкәннәр һәм балалар Пушкинның үзләре яраткан шигырьләрен укыдылар.
«Fit 5» Махсус Олимпиада проектын тормышка ашыру кысаларында Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тернәкләнү узучы балалар катнашында «Кояшлы зайчик» дигән спорт-күңел ачу чарасы узган.
«җәйге чорда балалар травматизмын кисәтү» дигән темага «Медицина сәгате»үткәрде.
Юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның мәгълүматлылыгын арттыру максатларында 10 июнь көнне 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «ачык ишекләр» көне узачак, ул ТР, Кукмара районы, Кукмара шәһәре, Ворошилов ур., 28, тел. 2-72-05 адресы буенча Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлегендә узачак.
COVID-19 яңа коронавирус инфекциясе пандемиясе чорында тәмәке куллану турында
Бүген медицина битлеге-шәхси саклану чараларының иң киң таралган чараларының берсе. Битлекне төрле медицина учреждениеләрендә дә, гадәти тормышта да кулланалар - сулыш юлларын һава-тамчы юлы белән тапшырыла торган инфекцияләрдән (шул исәптән COVID–19) саклау өчен.
Вакцинация турында 7 сорау
3 июнь көнне Комсомол мәйданында Үзәк һәм С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсе китапханәчеләре 18.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр җәйге уку залы оештырды. Мәйданда ял итүче балалар һәм өлкәннәр яңа китаплар һәм журналлар белән танышты.