ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2021 ел
дүшәмбе

Әнә шундый йортларның беренчесе шәһәрнең Вахитов урамында салыначак.

29 март көнне балалар китапханәсендә «Ромашка» балалар бакчасының икенче номерлы мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен китапханәчесе Фирдания Закирова «Могҗизалы китаплар илендә» дип исемләнгән экскурсия үткәрде. Экскурсия барышында балалар китап күргәзмәләре, төрле уен зоналары, хезмәт күрсәтү зоналары, китапханәдән файдалану кагыйдәләре белән танышты. Балалар китапханәче сөйләвен зур игътибар белән тыңлады, төрле уеннарда һәм конкурсларда катнашты, табышмакларга һәм викторина сорауларына җавап бирде, китаплар һәм журналлар карады.

Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы кысаларында укытучы-логопед Кашипова Рисәлә Рәшит кызы «Татарстан Республикасы – безнең туган җиребез» дигән темага әңгәмә үткәрде.

Балалар «Укырга яраткан кеше», «Миңа китаплар бүләк итегез», «Китапханә» дигән видеоклиплар карады. Чара «Минем беренче китапларым» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамланды.

 

2021 елның 27 мартында "Ялкын" яшьләр (яшүсмерләр) клубында Нуриев Рамил һәм Нуриев Азат истәлегенә Зур Кукмара авылы урамнары арасында волейбол турниры узды. Анда 14 команда катнашты.
Нәтиҗә:
1 урын  - Заречная
2 урын - Кирова - Ж.Дорожная
3 урын - Береговая - Молодёжная
4 урын - Школьная

«Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре «күңел буяулары «Арт-терапия» грант проекты технологиясен гамәлгә ашыруны дәвам итәләр.

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты

2021 елның 26-28 мартында Бөгелмә шәһәрендә 2013 елда туган командалар арасында «Bugulma Cup»хоккей турниры булып узды.

2021 елның 28 мартында СССРның спорт мастеры, Татарстан Республикасының Атказанган спорт мастеры Галимуллина Ания Нурулла кызың призына чаңгы ярышлары буенча Кукмара муниципаль районының команда ачык беренчелеге булып узды.

2021 елның 28 мартында Кукмара шәһәренең «Акулы» һәм Казан шәһәренең «Ак бүре» командалары арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге матчы узды. 

Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында 2021 елның 24-26 мартында боз сараенда Кукмара металл савыт-саба заводының 70 еллыгына багышланган «Металл савыт-саба Кубогы " на 2010 елда туган командалар арасында хоккей буенча турнир узды. Хоккей уйнарга Пермь шәһәренең «Легенда-2», Губаханың «Академия», Чебоксардан  «Маэстро», Яшел Үзән шәһәренең «Ледокол», Кукмарадан «Акулы», Биектаудан «Биектау» командалары килде.

Әниләр һәм әтиләр белән бергә имтиханны район җитәкчеләре дә язды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International