ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2021 ел
чәршәмбе

23 март көнне Үзәк китапханәдә Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында ТР Дәүләт Советы депутатлары Р.Вәлиев, Р. Ратникова, К. Нугаев китапханә укучылары, мәктәп укучылары һәм "Салават күпере"иҗат берләшмәсе әгъзалары белән очрашты.

Татар теленең сакланышы, үсеше белән танышу максатында Кукмарага башкала кунаклары килде.

Кукмара районы «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Демография»милли проекты кысаларында тыл хезмәтчәннәренең утыз сигез хатын-кызына хезмәт күрсәтелә.


23
март, 2021 ел
сишәмбе

 

Идел алды һәм Көнбатыш Кама буе буенча:

Аязучан болытлы һава.

Төнлә һәм иртән урыны белән кар, аерым районнарда томан.

Көндез явым - төшемсез.

Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатышка таба 5-10 м/с тизлектә.

Төнлә һаваның минималь температурасы -6..-9˚.

Һаваның максималь температурасы көндез 0..+3˚.

Юлларда бозлавык.


22
март, 2021 ел
дүшәмбе

Җыйнак, пөхтә, ап-ак мичле авыл өе. Стенада күкеле сәгать һәм радио. Шул радиодан салмак, аһәңле, тыңлап туеп булмаслык тавыш агыла. Бу тавыш үзе артыннан ияртә, һәрбер әйтелгән сүз синең күзәнәкләреңә кадәр үтеп кереп, сүзнең көчен, тәмен белергә, тел дигән дәрьяның тирәнлеген тоярга өйрәтә. Тавыш иясе – татар халкының яраткан дикторы, күпләгән студентларның хөрмәт иткән укытучысы, фән дөньясында танылган галим, үткен сүзле тәнкыйтьче Фоат Галимуллин. 

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында rонсультация-кисәтү.

2021 елның 21-22 мартында Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе призына 2010 елгы командалар арасында турнирның 3 этабы узды. 

«Татарстан Республикасында(Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Саба, Кукмара, Мамадыш районнарындагы филиалының Кукмара районы бүлеге, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының истәлекле даталарын үткәрү кысаларында, ел саен 24 мартта дөнья җәмәгатьчелеге Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне үткәрә, дип хәбәр итә.

Кукмара муниципаль районының "Милосердие" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирү эшенә зур игътибар бирелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International